
Бу айда күп кенә мөселман кардәшләребез якыннарын, туган-тумачаларын, нәсел-ыруын, күршеләрен үзенә чакырып, Мәүлид бәйрәмен үткәрә. Шуларның берсен дин кардәшебез, безнең “Мөслимә” оешмасы вәкиле Рәйсә Сөләйман кызы Ярмиева да үткәрде. Бәйрәмдә аның кызы Алинә, аның кызы Дәрия туташ, хуҗабикәнең дусты Өмет кызы Сәвия, Исмәгыйль кызы Сиринә, Тәлгат кызы Энҗе, улы, кияве, туганнары катнашты.
Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с. г. в.) олылау мәҗлесен Камил хәзрәт Шәрифуллин алып барды. Ул Пәйгамбәребезнең тормышы, көнкүреше хакында бик тәфсилләп сөйләде. Кичәдә Коръән сүрәләренең мәгънәләре аңлатылды, салаватлар әйтелде.
Мәүлид бәйрәме барганда өй эче бер илаһи нур белән тулгандай тоелды. Әлеге дин кардәшләребезгә, алар яши торган йортка, башкалабыз Казанга, барлык мөселманнарга, бөтен дөнья халкына, Раббым, тынычлык, иминлек бир, дип теләдек.
Котлы, мөбарәк булсын Мәүлид бәйрәмебез.
Әлмира ҺӘДИЯ