
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте администрациясе җитәкчесе урынбасары Артур хәзрәт Сөләйманов белән очрашты.
Рәсми очрашуда сүз ТҖ МДН һәм РФ ҮДН арасындагы үзара хезмәттәшлек турында барды. Шулай ук Мәүлет бәйрәменә әзерлек буенча мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Мәүлет бәйрәмен 2015 ел башында Болгардагы "Ак мәчет"тә уздыру көтелә дип хәбәр итте "Татар-информ".