Мәккәдә зыян күрүчеләр арасында Татарстан хаҗилары юк

Татарстан Диния нәзарәте Мәккәдә мәчеткә кран төшеп һәлак булган һәм яраланганнар арасында Татарстаннан киткән кешеләр юк дип хәбәр итте.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 14

Татарстан Диния нәзарәте Мәккәдә мәчеткә кран төшеп һәлак булган һәм яраланганнар арасында Татарстаннан киткән кешеләр юк дип хәбәр итте.

Мәккәдә иң зур "әл-Хәрәм" мәчетенә төзелеш краны төшүе нәтиҗәсендә, 80ләп кеше һәлак булды, 100дән артыгы яраланды.

"Алар арасында Татарстан Диния нәзарәтенең Хаҗ программасы белән киткән мөселманнар юк",- дип хәбәр итте Хаҗны оештыручы бүлекнең матбугат хезмәте вәкиле. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәлак булганнарның туганнары кайгысын уртаклашты.

Мәчет өстенә кран нәкъ намаз вакытында төшкән. Корбаннар һәм яраланучыларның күп булуы шуның белән аңлатыла. Кран төшүенә көчле җил сәбәп булган.

"Әл-Хәрам" мәчете - дөньядагы иң зур мәчетләрнең берсе. Ике ел дәвамында инде мәчеттә төзекләндерү эшләре бара.

7 сентябрь төнендә Казан һава аланыннан 49 кешелек беренче төркем хаҗга китте. Икенче төркем сәфәргә 17 сентябрьдә җыена. Хаҗилар Татарстанга 2 октябрьдә кайта башлаячак. Башкортстаннан хаҗга 132 кеше китте дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе