Мәхкәмәдә Фәүзия Бәйрәмова эшен карау ике атнадан дәвам итәчәк

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың мәхкәмә эшен карау ике атнадан соң дәвам итәчәк.

БӘЙЛЕ
2014 Дек 01

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың мәхкәмә эшен карау ике атнадан соң дәвам итәчәк. Узган җомгада аның эше Татарстан Югары мәхкәмәсендә өч сәгатькә якын каралган.

Мәхкәмәне алып баручы казый Чаллыда булган мәхкәмәләрдә гаепләүче яктан шаһит итеп чакырылганнардан тагын бер кат күрсәтмәләр алу кирәклеге хакында белдергән. Әлеге шаһитлар Facebookта Бәйрәмованың дуслары булмыйча гына аның шунда чыгарылган мәкаләләрен укыганнар һәм ФСБга мөрәҗәгать иткәннәр, диелгән иде.

"Facebookта ул чакта махсус оешмалар минем почтаны ватып кергәннәр, моның өчен ул шаһитларны мәхкәмәгә тартачакмын", дип белдергән иде Чаллыдагы мәхкәмәдә Бәйрәмова .

Казый хәзер шушы вазгыятьне өйрәнү өчен мәхкәмәне кичектергән .

Татарча чыгыш ясарга, фотога төшерергә мөмкинлек бирделәр, тәрҗемәче белән дә тәэмин иттеләр, диде ул.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе