
Казанның Совет районы судының “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын эше буенча карары нигезендә Мари Элдан 22 яшьлек Наил Габделхәев һәм 49 яшьлек Фирдинант Ульданов сак астына алынды.
Суд карары буенча алар 1 ай 25 көнгә – агымдагы елның 11 маена кадәр сак астына алынган.
Тикшерүче үзенең сак астына алу турындагы соравы буенча шикләнелгән Альберт Халиков очрагындагы дәлилләрне китерде.
Габделхәев судта, алар эш башларга тиешле урында түбә астыннан төтен чыгуын күрүләрен белдерде. Аннары алар янгын сүндерүчеләр килгәнче, үз көчләре белән янгынны сүндерергә тырышкан, төтен чыккан урынга кар, аннары су сипкәннәр. Ул гади эшче булуын һәм аның бурычы баллон күтәрү булуын белдерде.
Ульданов суд утырышында, тикшерүдән качмавын, шаһит буларак күрсәтмәләр бирүен белдерде. Янгынга үзенең катнашы бар дип санамый. “Без янгын башланганда, хәтта түбәдә эш башларга да өлгермәгән идек”, - диде ул.
Прокурор тикшерүнең ике үтенечен дә хуплады дип хәбәр итте "Татар-информ".