Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән Әсхәт Сәфәров “Ярдәм” мәчетен карап киттеләр

Россия Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров...

БӘЙЛЕ
2014 Май 15

Россия Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов белән Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров Казан каласындагы “Ярдәм” Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә булдылар.

Кунакларны “Ярдәм” мәчете имам-хатибы, “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды рәисе Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм аларны мондагы үзәкнең эше белән таныштырды.

Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов һәм Әсхәт Сәфәров Күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәгендәге укыту классларын, кабинетларны, китапханәне, компьютер бүлмәсен карадылар.

Россия Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов күрмәүче мөселманнарның бердәнбер үзәгендә алып барылган эшләргә югары бәя бирде һәм социаль хезмәт өчен Илдар хәзрәт Баязитовка рәхмәт белдерде. Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов “Ярдәм” мәчетенең уникаль булуын билгеләп узды һәм аның эшен федераль дәрәҗәдә күрсәтергә кирәк дигән киңәш бирде.

Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров шулай ук Илдар хәзрәткә рәхмәт әйтте, “Ярдәм” мәчетенең Татарстан горурлыгы булуы хакында белдерде.

Очрашу ахырында Илдар хәзрәт Баязитов кунакларга үзенең “Традицион ислам: торгынлыктан чыгу юллары”, “Исламда социаль хезмәт” дигән китапларын бүләк итте.

“Ярдәм” мәчете каршындагы күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәге Казанда 2013 елның 19 июлендә ачылган иде. Бу комплекста гыйбадәтханәсе булган мәчет, чит төбәкләрдән килүчеләргә тулай торак, ашханә, уку класслары, китапханә, мини-типография бар. Күрмәүчеләр һәм азрак күрүчеләр укыту-тернәкләндерү үзәгендә Луи Брайль системасын, компьютер белеменә, төрле һөнәрләргә өйрәнәләр.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе