“Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе “Илаһи моң” фестиваленә тоташачак

Проектта катнашучылар смена ахырында үз проектын булдырып, аны гамәлгә ашыру юлларын билгеләргә тиеш

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 10

18-23 ноябрь көннәрендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшли торган Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты ярдәме белән “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбен оештыра. Әлеге проект былтыр уздырылган “Мәхәллә 2.0” мәктәбенең дәвамы булып тора.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә КФУның Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгенең экспертлар советы рәисе Айдар Хабетдинов, “Мәхәллә 2.1” мөселман лидеры мәктәбе кураторы Резеда Сафиуллина-Әл-Әнси, проектның координаторы Аммар Әл-Әнси, ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова һәм РИИ проректоры Рөстәм Нургалиев тулырак бәян итте.

Резеда Сафиуллина-Әл-Әнси проект атамасының очраклы сайланмавына игътибар юнәлтеп, мәхәллә – безнең җирлектә мөселманнарның бер дини үзәккә туплануының беренчел формасы, дип билгеләп үтте. Аның фикеренчә, бүген яшь мөселманнарга җәмгыятьтә нәтиҗәле эшчәнлек алып бару, башка конфессия вәкилләре, атеистлар, дәүләт структуралары, иҗтимагый оешмалар белән мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен тиешле белем-күнекмәләргә ия булу зарур. Мәктәпнең максаты – мөселман егетләренең һәм кызларының бу юнәлештәге белем-күнекмәләрен үстерү, аларны социаль яктан активлаштыру, җәмгыятькә файда китерүгә юнәлдерү.

Аммар Әл-Әнси сүзләренә караганда, проектта Татарстан Республикасыннан, Идел буе, Төньяк Кавказ төбәкләреннән, Мәскәү өлкәсеннән 18 яшьтән 35 яшькәчә 100 актив мөселман катнашуы көтелә.

Мөселман лидеры мәктәбенең форматы күпьяклы. Аерым алганда, аның кысаларында лекцияләр, шәхесне үстерүгә юнәлтелгән тренинглар, илебезнең әйдәп баручы дин әһелләре, дөньяви җәмгыятьтә уңышка ирешкән социаль актив мөселманнар катнашында очрашулар уздыру күздә тотыла. Лекторлар һәм экспертлар исемлегендә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Чувашия Республикасы һәм Мәскәү шәһәрләре мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов, Мәскәү җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар Аләутдинов һ.б. бар.

Катнашучыларга планлаштыру, проектлаштыру һәм проектны тормышка ашыру юллары белән танышу мөмкинлеге булдырыла. Ораторлык осталыгы, риторика, дәлилләү буенча дәресләр үткәрү дә ниятләнә. Мәктәптә мөселманнарның бүгенге җәмгыятьтәге урыны, дәүләт һәм коммерциячел структуралар белән элемтә булдыру мәсьәләләре каралачак.

“Мәхәллә 2.1” мәктәбендә катнашучылар смена ахырында үз проектын булдырып, аны гамәлгә ашыру юлларын билгеләргә тиеш була. Проектлар ислам мәгарифе, социаль инфраструктура, җәмгыятьне рухи яктан сәламәтләндерү, сыйфатлы мәгълүмат чыганагы булдыру юнәлешендә башкарылырга мөмкин.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән Айгөл Биктимерова билгеләп узганча, бүген мөселман өммәте проблемалары белән кызыксынучы, үзләренең кызыклы проектларын тормышка ашырырга теләүче актив яшьләр шактый. “Мәхәллә 2.1” проекты аларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Россия ислам институты проректоры Рөстәм Нургалиев сүзләренә караганда, бу төр проектлар ислам турында дөрес фикер формалаштырырга ярдәм итә. Мәктәп бүгенге геосәяси киңлектәге вакыйга-хәлләргә, дини секталар, террористик оешмалар эшчәнлегенә аек акыл белән фикер йөртеп бәя бирә алучы мөселман яшьләрен берләштерәчәк.

Проектта катнашучылар Казанның Универсиада авылында яшәр дип планлаштырыла. Юл бәясен түләүдән кала, барлык чыгымнарны оештыручылар үз өстенә ала.

Мөселман лидеры мәктәбен 23 ноябрь көнне “Илаһи моң” рухи мирас (Коръән аятьләрен дөрес итеп көйләү, мөнәҗәтләр, бәетләр) фестивале белән төгәлләү ниятләнә.

"Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе