
Узган шимбәдә (19 мартта) Мулланур Вахитов исемендәге мәйданда халык җыены булып узды. Аны Бөтентатар Иҗтимагый үзәге үткәрде.
Көн салкын, юлларның бозлавык булуына карамастан, бирегә үз халкы, дине, милләте, теле, мәгарифе, мирасы саклансын өчен янып-көеп йөрүчеләр, борчылучылар җыелган иде.
Әлбәттә, тынычлыкны саклау зарур. Монда да сумкаларыбызны тикшерделәр, буй-сыннарыбызга, күзләребезгә карадылар. Фидакарь затлар күпләп килгән иде. Тарихилары да бар иде. Алай дигәннән, 1992 елның 21 мартында үткәрелгән “Татарстан Дәүләт бәйсезлеге турында”гы референдумны якыннан белүчеләр дә юк түгел иде. Әлеге референдумның 24 еллыгына багышланган митинг – халык җыены иде бу. Референдум халыкара хокукый кагыйдәләргә тулысынча туры килә. Моны шул вакытта Америкадан һәм Европа илләреннән килгән күп санлы күзәтүчеләр дә таныды. Әмма аны Россия хөкүмәте танымый. Алай гына да түгел, соңгы вакытларда Татарстанга кире караш көчәя бара, татар теленә, мәгарифенә, татар милләтенә карата кимсетелү киң җәелдерелә.
Губерналаштыру белән дә яныйлар. Референдум таләпләреннән артка чигенү бара, югалтулар күзәтелә, алар болай да инде аз булмады. Әмма акыллы, зирәк татар халкы үз хокукларын яклый алыр әле.
Мин моңа ышанам. Таләпләр язылган резолюцияне Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа Берлегенең Парламент Ассамблеясына, РФ Президентына, РФ Дәүләт Думасына, Татарстан Президентына, Татарстан Дәүләт Шурасына җибәрергә кирәк, диелде.
Үз телен, фидакарьлеген, үз дәрәҗәсен зурлап, олылап яшәгән данлы вә шанлы милләтебез мәңгегә бәхетле булып яшәргә тиеш һәм ул моңа лаек та. Тик заманалар авыр, тормыш фәкыйрьләнә, хәерчелек арта, яшәү кыйммәтләнә, дип мескенләнеп түгел, заман кыенлыгын, фәкыйрьлекне чигендереп яшисе иде!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе