Мөфтият "Апанай" мәчетен үз карамагына күчермәкче

Федераль үзәк карамагында булган "Апанай" мәчете комплексын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте...

БӘЙЛЕ
2013 Апр 29
Федераль үзәк карамагында булган "Апанай" мәчете комплексын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте үзенә алмакчы. Мәхәллә халкы моңа каршы килмәвен әйтә.

"Апанай" мәчете мәдәни мирас бинасы буларак федераль үзәк карамагында. Узган елны һәлак булган мәчетнең имамы Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб бинаны төзекләндерү өчен шактый тырышлыклар куйды. Төзелеш эшләре чыгымнарын барысын да Мәскәү каплаган. Уртача 50 миллион сум акча тотылган. Төзелеш әле һаман да дәвам итә. Универсиадага кадәр мәчет янәшәсендәге бинаны төзеп бетерергә тиешләр. Анда тәһарәтханә, кибетләр, зур конференция залы булачак, "Иман" нәшрияты да шунда күчәр, дип көтелә.

Бу көннәрдә мәчетне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагына күчерү мәсьәләсе күтәрелде, чөнки яңа канун нигезендә барлык мәчет, мәдрәсә, вакыфларга караган биналар үзәкләштерелгән нәзарәткә күчерелергә тиеш, хәзер шуны истә тотып Татарстан мөфтияте аны үзенә алмакчы.

"Апанай" мәчете мәхәлләсе канунга каршы килмәүләрен әйтә. Финанслау ягыннан федераль үзәккә карау файдалырак кебек тоелса да, мәхәллә ул акчаларны күрми, чөнки алар мәдәният министрлыгыннан турыдан-туры төзелеш ширкәтләренә күчә, ә мәчет җитәкчелегенә нинди эшләр башкарылачагы хәбәр генә ителә.

Татарстан мөфтияте исә коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарны да үзе каплаячагын әйтә. Мәхәллә халкы инде мөфтиятне бу чыгымнарның шактый зур булуын кисәтеп куйган. Җылылык өчен генә дә аена 100 мең сум китә. Инде хәзердән үк мәчетнең "Татэнерго”га бурычы бар. Әле җылылыктан тыш, ут, су өчен дә түләргә кирәк. Бу шулай ук шактый чыгымнар таләп итә. Хәзергә мәхәллә аны "Иман” мәркәзендә дини китаплар чыгарып һәм аны берничә кибеттә каплый. Киләчәктә "Иман” мәркәзен шулай ук "Апанай" мәчете комплексына күчерү истә тотыла. Шуңа алар мөфтият бу чыгымнарны күтәрә алырмы дип борчыла, чөнки былтырдан дини оешмалар өчен каралган ташламалар бетерелде. Хәзер мәчеткә коммерция оешмасы белән бертигез бәя түләргә кирәк. Мәхәллә якын киләчәктә газ кертеп, бинаны шул рәвешле җылытырга уйлый, чөнки алай арзанракка төшәчәген әйтә.

Мәхәллә халкының киләчәккә планнары зурдан. Алар Апанайның мөфтияткә күчүенә каршы түгел, әмма файдага гына булсын, диләр. "Күп очракта малны алалар да аннары үзара бүләләр, тар-мар итәләр. Шулай гына була күрмәсен”,-ди алар.

Җомга көнне мәхәллә халкы мәчетнең элекке имамы Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның каберен зиярәт итте. Алар моны традициягә кертмәкче.

"Ата-бабаларыбыз кебек һәр җомга намазыннан соң Вәлиулла хәзрәтнең каберенә баруны истә тотабыз, әлбәттә автобус яллау өчен иганәчеләрнең ярдәме кирәк булачак”,-ди алар.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе