МӨФТИ ТӨРКИЯДӘ УКУЧЫ ТАТАРСТАН ШӘКЕРТЛӘРЕ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР МДН делегациясе Төркиягә сәфәре кысаларында, Анкара дәүләт университетында булды.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 18

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТҖ МДН делегациясе Төркиягә сәфәре кысаларында, Анкара дәүләт университетында булды. Биредә алар теология факультеты белән таныштылар. Университетта мөфтигә Муса Бигиев, Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗани турындагы төрекчә китапларны бүләк иттеләр.

Татарстан вәкилләрен уку йортында профессор Исмәгыйл Хаккы Унал каршы алды. Остаз әфәнде университетның уку-укыту программалары хакында сөйләде.

Татарстанлылар университет аудиторияләрен, китапханәсен карагач, биредә гыйлем алучы студентлар белән аралаштылар. Биредә безнекеләр Россия ислам институтының рәсми юлламасы нигезендә магистратурада укыйлар, татар дин әһелләре мирасын өйрәнәләр дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе