
Үзәк идарәнең Мәскәүдә мөфтиятен тотарга хакы бар
225 еллык Үзәк Диния нәзарәте 2010 елның декабрендә Мәскәүдә үз мөфтиятен (филиалын) булдырды. Мәскәү һәм Үзәк Русия нәзарәте (Мәскәү мөфтияте) башлыгы итеп Чуашстан мөфтие, Баш мөфти Тәлгат Таҗетдиннең беренче урынбасары Әлбир хәзрәт Крганов билгеләнде. Мәскәү шәһәрендәге дүрт мәчетнең берсе булган Отрадный мәчете яңа мөфтияткә керде. Аның имамы Мәхмүд Вәлитов Мәскәү мөфтиятенең казые итеп сайланды. Үзәк Диния нәзарәтенең Мәскәүдә эш башлавын башкала татарлары да хуплап каршылады. Ләкин бу эшләр мөфти Равил Гайнетдингә генә ошап җитмәде. Нәтиҗә дә озак көттермәде – мөфти Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте – Мәскәү мөфтияте Әлбир Крганов “Мәскәү мөфтияте” исемен алган дип судка бирде. Ягъни Равил Гайнетдин һәм Әлбир Крганов җитәкләгән ике мөфтият тә “Мәскәү мөфтияте” исемен куллана. Равил Гайнетдин Әлбир Крганов җитәкләгән мөфтият бу исемне Мөфтиләр Шурасына зыян салу өчен махсус алган, исемге урлады дип саный.
Бу инде Гайнетдиннең Мәскәү мөфтиятен беренче тапкыр судка бирүе түгел. Шушы мәсьәлә буенча Равил Гайнетдин Әлбир Кргановны Арбитраж судка биргән иде. Ул вакытта суд гаризаны кире какты. Чөнки Арбитраж суд финанс мәсьәләләре белән генә шөгыльләнә. Галим Рафаил Мөхәммәтдинов сүзләре белән әйтсәк, Равил Гайнетдин Мәскәүдә үзен генә баш итеп күрсәтергә тели булып чыга. Әмма аның каравы Мәскәүдә мәчетләр төзелми һәм башка төзергә теләүчеләргә дә аяк чалына.
Мөфтият – бизнесмы?
Узган судта Равил Гайнетдин кул куйган жалобадагы бер җөмлә аның ни дәрәҗәдә оста бизнесмен булуын ачып сала. Мөфтиме яки бизнесменмы Равил Гайнетдин сүзләре белән әйтсәк, Мәскәү мөфтияте Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте – Мәскәү мөфтиятенең бизнесына көндәшлек тудыра. “Кроме того, как истец (Равил Гайнетдин), так и ответчик (Әлбир Крганов) вправе осуществлять предпринимательскую деятельность для достижения целей, ради которых они созданы, и соответствующую этим целям, согласно п.2 ч ст 117 ГК РФ, и в этом случае истец не исключает намерения ответчика использование своих гражданских прав в целях ограничения конкуренции в отношении истца, что также не допускается законом”, дип зарлана судка Равил Гайнетдин. Мөфти кеше икенче бер мөфтияте берәр дини мәсәләдә судка бирүе бер хәл булыр иде, ләкин биредә сүз дин турында түгел хакимият, эшмәкәрлек хакында. Димәк, Равил Гайнетдингә сәдакә һәм хакимият игътибары җитеп бетми. Аңа Аллаһ ризалыгы да, Мәскәүдә яңа мәчетләр, милләт яшәеше кирәк түгел икәне аңлашы төшә. Ул бизнесмен кебек “Мәскәү мөфтияте” сүзен чынлап торып икътисади марка итеп кулланырга тели. Судка бирелгән Әлбир Крганов адвокатларының “судка бирүче оешма дини мәсьәләләр буенча түгел, бәлки икътисад буенча шөгыльләнә торган оешма” дип уйлый башлауларын әйтте.
Әлбир Крганов: “Бүлүчеләр заманы узды инде”
Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов Равил Гайнетдиннең судка бирүен мөселман кешесе буларак борчылып кабул иткән. Булмаган проблеманы халык алдына чыгарып, мөфти юашы белән кеше көлдереп йөрергә кирәкми иде. Проблема булса, аны үзара гына хзл итәргә кирәк.
- Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин да, мин дә бергәләшеп эшлик дип әйтем карадым. Чөнки бүлүчеләр заманы узды инде, берләштерүчеләр чоры килде. Мәскәү зур бит ул, анда эшлисе эшләр бик күп, эшлә генә. Кояш астында барыбызга да урын җитә. Мәскәүдә мәчетләр аз булу проблемасы бар. Аннан татарлар тарихи Үзәк Диния нәзарәтенең Мәскәүдә филиалы булуны теләде. Бу бит халык соравы, шуңа Равил хәзрәт халыкка каршы бармаса иде-, диде Әлбир хәзрәт Крганов.
Александр Долгов