Мөфти Равил Гайнетдин Рөстәм Хәмитов белән очрашты

Уфа шәһәрендә Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашты. Равил Гайнетдин Рөстәм Хәмитовны Уфаның яңа Җәмигъ мәчетен 2015 елга төзеп бетергә чакырды, президент исә Мәскәү Җәмигъ мәчетенә ярдәм итәргә вәгъдә итте.

БӘЙЛЕ
2012 Окт 08
Уфа шәһәрендә Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашты. Равил Гайнетдин Рөстәм Хәмитовны Уфаның яңа Җәмигъ мәчетен 2015 елга төзеп бетергә чакырды, президент исә Мәскәү Җәмигъ мәчетенә ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Очрашу вакытында президент белән мөфти Башкортстандагы хакимият һәм дини оешмалар арасындагы элемтәләрне ныгыту, тотрыклыкны саклау, традицион исламның Хәнәфи мәзһәбен үстерү турында фикер алышты.

Өйләшүдә шулай ук Мөфтииләр Шурасына караган Башкортстан Диния нәзарәтенең 2013 елда узачак корылтак мәсьәләсе күтәрелгән. Төбәк мөфтиятен мөфтиләр шурасы рәистәше Нурмөхәммәд Нигъмәтуллин җитәкли.

Шулай ук ук Равил Гайнетдин Рөстәм Хәмитовны Уфаның яңа Җәмигъ мәчетен 2015 елга төзеп бетергә чакырды. Шул елда Уфада ШОС һәм БРИКС саммитлары узачак. Рөстәм Хәмитов шул елга мәчетне салып бетерергә бар көчен куячагын һәм Мәскәү Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм итәчәген белдерде.

Ахырда Равил Гайнетдин мөфти Нурмухәммәд Нигъмәтуллин, Ислам көллияте директоры Илдар Малахов һәм Башкортстан президенты каршындагы дәүләт-дин мөнәсәбәтләре советы рәисе Вячеслав Пятков белән очрашты.

Тимер Сәгыйтов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе