МӨФТИ РӘФЫЙК МӨХӘММӘТШИННЕ ЮБИЛЕЕ БЕЛӘН КОТЛАДЫ

Бүген - Татарстан мөфтие урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның туган көне. Мөхтәрәм галим, мөгаллимгә 60 яшь тулды.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 19

Бүген - Татарстан мөфтие урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның туган көне. Мөхтәрәм галим, мөгаллимгә 60 яшь тулды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәфыйк әфәндене Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән гомер бәйрәме - юбилее белән котлады:

“Рәфыйк хәзрәт, Сез Россия мөселманнарына дистә еллар дәвамында динебез үсеше өчен зур тырышлыклар куючы галим, остаз, зыялы, мөхтәрәм шәхес буларак билгеле. Дини мәгариф, фән өлкәсендә киң колачлы эшчәнлек алып баруыгыз барча татарларда соклану, ихтирам хисе уята! Бүгенге көндә Сез укыткан, киңәш биргән һәм ярдәм кулы сузган йөзләгән шәкертләр өммәтебезгә тырышып хезмәт итә. Иманлы, динле һәм нык рухлы булырга чакырып кылган күркәм гамәлләрегез безгә дини эшчәнлек алып баруда үрнәк булып тора.

Динебез, республикабыз һәм халкыбызның алгарышы өчен куйган хезмәтегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне, гаиләгезне, туганнарыгызны нигъмәтләре белән куандырып торсын, җан тынычлыгы бирсен! Эшләрегезне уң кылып, изге гамәлләрегезнең әҗер-савапларын мулдан бирсен! Раббыбызның чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсен.

Аллаһка итагать итеп, ярдәменә өметләнеп кылган догаларыбыз кабуллардан булып, ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек, бәрәкәт язсын! Амин”.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе