Бу көннәрдә Мәскәүдә «Ислам дине экстремизмга каршы» халыкара конференциясе үткәрелә. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнаша.
Конференция радикализмның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау һәм экстремизмга каршы чараларны билгеләү максатыннан уздырыла.
Конференциядә мөселман дин әһелләрен һәм дин белгечләрен Россия чит илләр эшләре министры Сергей Лавров сәламләде. “Исламга һәм башка традицион диннәргә хас булган мәрхәмәтлелек, гаделлек идеяләрен үзгәртеп, дингә ышанучылар белән уйнау бара. Шуңа күрә дә идеяләр өлкәсендә экстремизмга каршы көрәш әһәмияте зур”,- диде ул.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте