2013 Апр 30
Кичә, ягъни 29 апрельдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР МДНнең "Хәләл” стандартлар комитетының яңа офисында булды. Комитетның яңа эш бүлмәләре Казанның Тукай урамы, 3 нче йортында урнашкан.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа офисны карагач, халык арасында хәләл ризыкларны тагын да популярлаштыру мөһимлеген ассызыклады. Бу уңайдан хәләл төшенчәсен аңлатучы һәм "Хәләл” комитеты эшчәнлеген яктыртучы фильмнар эшләү, дисклар чыгару кирәклеге турында әйтте.
Яңа бинага күчү уңаеннан үткәрелгән очрашуда шулай ук мөфти урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Нияз хәзрәт Сабиров, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, комитет белән хезмәттәшлек итүче оешмалар, "Арт Лайф” компаниясе вәкилләре катнашты.
Комитет җитәкчесе Марат Низамов хәләл товарлар җитештерү өлкәсендәге эшчәнлек турында җентекләп сөйләде. Комитетның төп эш юнәлешләре белән таныштырды. Аннары Омск шәһәре компаниясе "Арт Лайф” турында фильм күрсәтелде. Әлеге предприятиенең Казандагы директоры Ринат Галимов "хәләл” маркалы товарлар җитештерү артуын һәм мөселман илләрендә зур кызыксыну уятулары хакында билгеләп узды.
Чарада "Арт-Лайф” компаниясе ризыкларыннан авыз итү мөмкинлеге дә булдырылган иде. Чарада "Хәләл” комитетының төп партнеры "Тест-Татарстан” оешмасы генераль директоры Наталья Кондратьева һәм "Хәләл индустриясе милли ассоциациясе” ("НАСИХ”) рәисе Альберт Халитов катнашуын да билгеләп үтәргә кирәк. Алар "Хәләл” комитетының бүгенге көндә Россия һәм Татарстанның 70 предприятиесендә хәләл продуктлар җитештерүгә күзәтчелек итүче җитди оешмага әверелүенә игътибар юнәлттеләр.
Чыганак: "Думрт"