МӨФТИ “КАЗАН КРЕМЛЕ” МУЗЕЙ ТЫЮЛЫГЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕН КОТЛАДЫ

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Корстон”да “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оешуга 20 ел...

БӘЙЛЕ
2014 Дек 24

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Корстон”да “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оешуга 20 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты. Шулай ук аның белән беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров әлеге чарада булды.

20 ел элек хөкүмәт тарафыннан “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы гамәлгә куелды. Шушы ике дистә ел вакыт эчендә Казан Кремле Татарстанның үзенчәлекле тарихи һәм мәдәни үзәгенә әверелде. Биредә республиканың дөнья күләмендә һәм Россия масштабында оештырылган күргәзмәләре, күркәм чаралары уздырыла. Биредә тарихи һәм мәдәни кыйммәтләр хәзерге заман белән очраша.

Камил хәзрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән “Казан Кремле” музей тыюлыгы хезмәткәрләренә алга таба да гыйльми-тикшеренү, мәгърифәтчелек, белем тарату юнәлешендә яңа үрләр яулауларын теләде. “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиевага мөселманнар өчен изге урын саналган Кәгъбәтулланың кечерәйтеп эшләнгән макетын бүләк итте.

“20 ел дәвамында “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын татар халкы тарихы һәм мәдәнияте, Идел буе мөселманнары цивилизациясе белән таныштыра, мирасыбызны дөньяга таныта. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе буларак, Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музее эшчәнлегенә аерым тукталасым килә. Әлеге музей хезмәткәрләре Ислам динен өйрәтүгә, халыкка җиткерүгә һәм мөселманнар тормышына багышланган күргәзмәләр оештыруга зур өлеш кертәләр.

Ислам мәдәнияте музееның Кол Шәриф мәчетендә урнашуы аның рухи яктан мөһимлеген, әһәмиятен тагын да күтәрә. Нәкъ менә биредә динебез тарихы, ислам нигезләре, пәйгамбәрләр тормышы, беренче басма Коръәннәр, мәшһүр татар галимнәре хезмәтләре белән танышырга мөмкин. Музей экспонатлары Идел буенда таралган Ислам дине йогынтысында безнең җирлекнең, милләтебезнең рухи һәм мәдәни яктан зур үсешкә ирешүен ачык күрсәтә”, -диелә мөфтинең “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы хезмәткәрләренә юллаган котлавында дип хәбәр ителә Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе