
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков белән 7 февральдә югалган Петровский бистәсе имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зариповны эзләү эшләренә бәйле хәлләр турында сөйләшү өчен очрашты.
Камил хәзрәт әлеге вакыйга уңаеннан борчылуын белдерде һәм югалган имамның гаиләсенә ярдәм итү йөзеннән, ТҖ МДН тарафыннан оештырылган чаралар хакында сөйләде.
Прокурор Илдус Нәфыйков, үз чиратында, җинаять эше буенча алып барылган тикшеренүләр һәм беренче нәтиҗәләр турында җиткерде. Прокурор Илдус әфәнде Камил хәзрәтне барлык кирәкле чаралар күрелүен һәм хәзер тикшерү-эзләү эшләре дәвам итүе хакында ышандырды.
Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтеннән алынды