Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин - Уфада

8 ноябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чакыруы буенча...

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 10

8 ноябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чакыруы буенча 1436 хиҗри ел башлану һәм Идел буе Болгарында Ислам кабул итүгә 1126 ел тулу уңаеннан Уфада уздырылган тантанада катнашты.

Тантаналы кабул итүдә Мәскәү кунаклары – Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды директоры Александр Жданов, Россия Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән эшләүче департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Фәйзуллин, шулай ук Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре, имамнары катнашты.

Камил хәзрәт очрашуда бабаларыбызның дин кабул итү тарихын искә төшерде һәм бүгенге көндә Татарстан җитәкчелегенең тарихи һәм рухи мирасны саклауга зур тырышлык куюын билгеләп узды. Моннан тыш мөфти чарада катнашучыларны киләсе ел башында Болгарда узачак Мәүлид бәйрәменә чакырды дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе