Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә булды

18 октябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Ярдәм" күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә булды.

БӘЙЛЕ
2014 Окт 20

18 октябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Ярдәм” күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә булды. Биредә ул шәкертләрнең яңа төркеме белән очрашты.

Мөфти дини гыйлем алырга килгән күзләре начар күрүчеләр белән аралашканнан соң, социаль эшләр буенча җаваплы урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белән Теләче районындагы ятим инвалид балалар йорты хакында сөйләште.

Белгәнебезчә, ТҖ МДНндә узган елдагы Корбан бәйрәме көннәрендә әлеге йортны булдыру максатыннан, хәйрия телемарафоны уздырды. Хәйрия ярдәме белән Теләче районында ике бина алынды. Ел дәвамында күләмле оештыру эшләре башкарылды. Хәзер исә ремонт ясау, махсус медицина җиһазлары һәм автобус алу сорала.

“Корбан бәйрәмендә республикабызның барлык мәчетләрендә ятим балалар йортын булдыру максатыннан, сәдакаләр җыелды. Быел икенче мәртәбә үткәрелгән “Сөючеләр фида кыла” телемарафонында бик күпләр катнашып, үз өлешләрен кертте. Озакламый балалар йорты бинасы әзер булыр. Ул ятим һәм авыру балаларга сыену һәм тернәкләнү урыны булыр, Аллаһы боерса. Телемарафонда җыелган акчага быел инвалид балалар өчен махсус автобус сатып алыначак”, - дип ассызыклады мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе