Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Биектау имамнары белән очрашты

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Биектау районында булды.

БӘЙЛЕ
2015 Авг 20

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Биектау районында булды. Район башлыгы Рөстәм Калимуллин катнашында хакимиятнең кабул итү бүлмәсендә имамнар җыелышы уздырылды. Очрашу вакытында сүз дини эшләр, Корбан бәйрәменә әзерлек хакында барды.

Мөфти хәзрәтләре дини-әхлакый тәрбия бирүдә һәм ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерүдә ярдәм күрсәткән өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Җыелыштан соң Камил хәзрәт урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм район имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин белән бергә Биектауда төзелеп килүче мәдрәсә төзелешен карады. Яңа мәдрәсә якын арада ачылыр дип көтелә.
Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе