Мөфти Камил хәзрәт Сәүдәхан хәзрәткә Диния нәзарәтенең “Халкыбызга хезмәт өчен” медален тапшырды

26 мартта Балык Бистәсе имамнары җыелышы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 28

26 мартта Балык Бистәсе имамнары җыелышы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды. Җыелышта шулай ук баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Лаеш, Мамадыш һәм башка район мөхтәсибләре булды.

Әлеге чара, мөфти Камил хәзрәт Балык Бистәсе район башлыгы Илһам Вәлиев белән очрашканнан соң, үзәк мәчеттә уздырылды.

Җыелыш кысаларында мөфти авыл имамнарына үзенең нәсихәтләрен җиткерде. Түгәрәк юбилеен үткәрүче Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдиновка җылы сүзләрен әйтте. “80 яшьне тутыру әле ул нәтиҗәләр ясау гына. Сез әле безнең белән динебезгә хезмәт итүне дәвам итәрсез, дип ышанабыз. Алга таба да Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә безгә халкыбызга инсаф, тәүфыйк кылып, бер-беребезгә карата рәхим-шәфкатьле булып, изгелек кылып, динебезгә хезмәт итеп яшәүне насыйп кылсын иде”, -диде мөфти.

Шулай ук мөфти Камил хәзрәт Балык Бистәсенең җәмигъ мәчетенә районда динне үстерүгә, иман йортларын төзекләндерүгә, салуга зур өлешен керткән Сәүдәхан хәзрәт исемен бирергә тәкъдим итте. Шуны да әйтергә кирәк, 16 ел имам-мөхтәсиб булып эшләгән хәзрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Әлеге олуг бүләкне хәзрәткә 80 яшь тулу уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балык Бистәсенә сәфәре кысаларында тапшырды. “Халкыбызга хезмәт өчен” медале милләтебез һәм динебез өчен кылынган олуг эшләрне, тырышлыкны нәзарәт тарафыннан бәяләү булып тора.

Беркайчан эшсез тормаган, тынгысыз җанлы һәм күп кенә дин әһелләренә үрнәк булган Сәүдәхан хәзрәт үзе исә: “Мәчеткә “пристрой” ясыйсы бар, коймалар тотасы бар...”, - дип ниятләрен тезде. "Миңа бүген моңсурак та, шуңа күңелем тула. Әлбәттә, эшемнән, имамнарымнан бөтенләй аерылсам, бөтенләй авыр булыр иде әле...", - дип тә өстәде. Шунда ук ул үгет-нәсихәтләрен җиткерергә өлгерде: “Алланың рәхмәте булсын Камил хәзрәткә. Һәрчак ярдәм итте. Дин кешеләре бит ул гадел була. Камил хәзрәт бабаларыбыздан килгән, алар саклаган туры юлны бик күпләргә аңлатты, шуның өчен дә без аны хөрмәт итәбез. Имамнарыма да меңнән-мең рәхмәтле, эшебез тигез булды, килешеп эшләдек. Мулла икәнсең - сүзеңдә тор, игътибарлы бул. Халык, район җитәкчеләре муллаларга карый, вәгазьләрегезне кызганмагыз. Яхшы гамәлләрегез, киңәшләрегез белән өйләргә йөрегез, халыкны мәчетләргә тартыгыз. Үзегезне дә төзәтә белегез, кешеләрне тыңлагыз. Мәчетләребезгә җыелган халык белән бергәләп догалар кылыйк. Беркайчан да якыннарыбызны, дусларыбызны, авылдашларыбызны үзебезнең догалардан ташламыйк”.

Яшьләрдән алып, картларга кадәр мәчеткә йөриләр икән, бу иң беренче чиратта имамның эшен күрсәтә. Районда 43 мәчет тә теркәлү узган. Мәчетләрне яңарту, салдыру, балаларга дини дәресләр үткәрү – болар барысы да Сәүдәхан хәзрәтнең һәм аның кул астында эшләүчеләрнең халыкка хезмәт итү нәтиҗәсе.

Имамнар җыелышында, шулай ук, шәһадәтнамәләр тапшырылды һәм яңа мөхтәсиб сайланды. Әлеге вазыйфа Сәүдахан хәзрәтнең ярдәмчесе булган Рамазан хәзрәт Хисаметдиновка йөкләнде дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе