
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чирмешән мөселманнары белән очрашты. Район мәдәният йортында уздырылган чарага авыл имамнары, актив мөселманнар, абыстайлар, мөгаллимнәр җыелды. Шулай ук район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да килгән иде.
Район җитәкчесе мөфтият белән район хакимияте арасында алып барылган нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен мөфтигә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Дин әһелләренең һәм җитәкчеләрнең үзара аңлашып эшләве мөселманнарга кагылышлы күп кенә сорауларны вакытында хәл итәргә ярдәм итүен билгеләп узды.
Камил хәзрәт үзенең чыгышында имамнарның бердәм булып, бер фикергә килеп эшләүләре, динебезгә хезмәт итүләре мөһим булуны ассызыклады. Мәгълүм булганча, нәкъ шушы нияттән нәзарәт белгечләре дини йолалар тәртибен әзерләп, имамнарга таратты. Авылларда дини эшчәнлек алып баруга ярдәмлек буларак “Шура” журналы нәшер ителә.
Камил хәзрәт Голәмәләр шурасы эшчәнлегенә тукталды. Озакламый һәркем үзен кызыксындырган дини сорауны бирә алсын өчен махсус интернет сайт эшли башлаячагын хәбәр итте.
Мөфти Чирмешән районы имамнарына дини эшчәнлек алып баруда зур тырышлык куйганнары өчен рәхмәтен җиткерде. Биш муллага нәзарәтнең рәхмәт хатларын тапшырды.
Район имам-мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин сүзләренә караганда, бүгенге көндә районда 24 мәчет эшләп килә. Тагын бер мәчетне төзү эшләре башланган.
«Әгәр элегрәк мәчетләргә җомга намазына 5-6 кеше генә җыелса, хәзер намаз укучылар саны артты. Даими рәвештә атна саен мәдәният йортларында берничә дини чара уздырыла, мәчетләрдә балалар өчен укулар, конкурслар оештырыла. Укуларны оештырырга абыстайлар бик булыша. Моннан тыш районда “Нурлы” Чирмешән” дип аталган дини газет та чыгарыла”, - дип сөйләде мөхтәсиб.
Очрашу ахырында Камил хәзрәт мөселманнарның күп сандагы сорауларына җавап бирде. Аннары мөфти хәзрәтләре район җәмигъ мәчетендә Коръән-хәтем чыгуда катнашты. Район үзәк мәчетендә март аенда һәм рамазан башланганчы Коръәнне тулысынча укып чыгу үзе бер үрнәк гадәткә әверелгән дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.