Мөфти Бәһрәйндәге “Коръән йорты” музеенда булды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бәһрәйн Корольлегенә эшлекле сәфәре кысаларында, дөньякүләм танылган “Коръән йорты” музеенда булды.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 03

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бәһрәйн Корольлегенә эшлекле сәфәре кысаларында, дөньякүләм танылган “Коръән йорты” музеенда булды. Әлеге уникаль урын белән мөфтине музейга нигез салган доктор Әбдел-Латыйф Җассим Кану таныштырды. Музей директоры Әшрәф Әл-Әнсәри исә Камил хәзрәткә әлеге музей комплексын булдыру тарихы турында сөйләде. Камил хәзрәт, шулай ук, Россиянең Бәхрәйндәге вәкаләтле илчесе Вакыйф Гәрәев белән очрашты.

“Коръән йорты” музее 1990 елда Бәһрәйн халкынының хәер акчасына төзелгән һәм ул дөнья күләмендә иң танылган ислам музей комплексы санала. Әлеге музей комплексында барлыгы ун күргәзмә залы, мәчете, китапханә, аудитория һәм мәдрәсә бар. Китапханәсендә 50000 нән артык төрле телләрдәге китап саклана. Биредә хиҗри ел исәбенең беренче гасырларына караган кульязма Коръәннәрдән башлап, төрле тарихи чорларда таралган Изге китаплар тупланган. Иран, Кытай, Һиндстан, Мисыр, Африка илләреннән китерелгән Изге Китап нөсхәләре, дини хезмәтләр җыелган. Шулай ук биредә мөселманнар тормышын чагылдырган пыяла, агач эшләнмәләр, кыйммәтле ташлардан ясалган тарихи экспонатлар бар.

“Коръән йорты” музеенда ислам тарихы ядкарьләре, тарихи кулъязмаларның күбесе Кануның шәхси коллекциясеннән.

Шунысы да мәгълүм булды, директор әйтүенә караганда, музейда Казанда патша заманнарында басылган Изге Коръән дә саклана.

Музейда үткән очрашу вакытында Камил хәзрәт Татарстанда “Казан басмасы”ның яңа нөсхәсе нәшер ителәчәге хакында җиткерде. Шулай ук ул “Казан басмасы” тарихы турында сөйләде. Моннан тыш, Татарстанда, Болгарда иң зур басма Коръән саклануын һәм биредә Болгар ислам академиясе төзелүе турында әйтте дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 29
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе