
Россия Президенты “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында”гы (13.07.2015 № 261) законга кул куйды. Әлеге законның 5 нче матдәсенә 5 нче пункт өстәлде. Әлеге пункт нигезендә, мәчетләр каршындагы курсларда дингә өйрәтүгә һәм дини тәрбия бирүгә лицензия кирәкми.
Яңа пунктан аңлашылганча, дини берлек, Россия законнары һәм дини оешманың эчке кагыйдәләре нигезендә, дингә өйрәтергә һәм дини тәрбия бирергә хокуклы. Дин өйрәнү һәм дини тәрбия белем бирү эшчәнлеге буларак саналмый. Шуңа күрә дә хәзер прокуратура һәм башка дәүләт органнары мәчетләр каршында оештырылган курслардан уку-укыту эшчәнлеге алып бару өчен лицензия таләп итәргә тиеш түгел дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.