Мәчет каршындагы гаражны яндыруда шикләнелгән бәндә кулга алынды

Федераль Иминлек хезмәтенең Төмән өлкәсе идарәсе хезмәткәрләре полиция белән берлектә...

БӘЙЛЕ
2013 Июн 20
Федераль Иминлек хезмәтенең Төмән өлкәсе идарәсе хезмәткәрләре полиция белән берлектә, дини экстремизмны профилактикалау чарасы барышында, Ханты-Манси автоном округына караган Покачи каласының ике кешесен тоткарлады, дип хәбәр итте "Интерфакс религия” агентлыгы.

Өлкәнең ФИХИ матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тоткарланучы кешеләрнең берсе быелның апрель аенда Покачи мәчетеннән дини әдәбиятны урлавы һәм гыйбадәтханә ишегалдындагы хуҗалык биналарын яндыруы ачыкланган.

"Ул җинаять кылуын таныды, шулай ук әйбер урлавын һәм янгын чыгаруын мәчет имамына үч итеп кылуын белдерде”, диелә әлеге хәбәрдә.

Тоткарланучыдан законсыз рәвештә сакланучы "Гроза-031” маркалы пистолет алынган.

ХМАОның Покачи шәһәре мәчете гаражында янгын 10 апрельдә чыккан иде. Анда мәчетнең имамы Рөстәм хәзрәт Рәхмәтуллинның машинасы янды.
Р. Рәхмәтуллинның сүзләренчә, аңа ваһһабчылары берничә тапкыр янаганнар. Ә янгын булыр алдыннан Дагыстан мөфтияте тарафыннан нәшер ителгән китапларны мәчеттән алып киткәннәр.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе