Лондонның яңа башлыгы – мөселман Садыйк Хан

Британия башкаласы тирәсендә соңгы көннәрдә мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә зур шау-шу бара. Сәбәбе – шәһәр мэры итеп пакистанлы Садыйк Хан сайлану.

БӘЙЛЕ
2016 Май 11

Британия башкаласы тирәсендә соңгы көннәрдә мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә зур шау-шу бара. Сәбәбе – шәһәр мэры итеп пакистанлы Садыйк Хан сайлану.

Шимбә көнне тарихта бөтенләй көтелмәгән вакыйга урын алды: Лондон башлыгы вазифасына Садыйк Хан ант китерде. Шулай итеп, тарихта беренче тапкыр Лондон башлыгы итеп мөселман һәм милли азчылык вәкиле сайланды.

"Минем исемем – Садыйк Хан, мин – Лондон мэры" дигән сүзләрен халык алкышка күмде. Яңа башлык инде берничә тапкыр "барлык лондонлылар өчен мэр булачакмын" дигән сүзләрен кабатлады һәм һаман уңышына ышана алмавын әйтте. "Соңгы 24 сәгатьтә булган вакыйгаларга ышана алмыйм. Минем теләгем шул: бу Лондон администациясе үтә күренмәле, иң ачык һәм иң намуслы булсын", дип белдерде ул.

Пәнҗешәмбе көнне үткән сайлауда лейборист Хан үзенең төп көндәшен, консерватор Зак Голдсмитны җиңде. Хан өчен сайлауда катнашканнарның 57 проценты тавыш бирде (1,3 млн кеше).

Алдагы дүрт ел эчендә Британ башкаласы белән идарә итәчәк кеше турында нәрсәләр билгеле?

Садыйк Аман Хан Лондонда Пакстан чыгышлы эшчеләр гаиләсендә туып үскән. Хокукчы белгечлеген алган, озак еллар дәвамында юрист булып хезмәт иткән. Балалар бакчасыннан ук сәясәт белән кызыксынган, Лейбористлар фиркасенә ул 15 яшендә кабул ителгән иде.

Гаиләсендә Исламга хөрмәт бик нык тәрбияләнгән. Садыйк үзен ачыктан-ачык мөселман дип атый һәм диннең әһәмиятен һәрчак ассызыклый. Парламенттагы беренче чыгышында ул әтисенең аңа пәйгамбәр хәдисләрен өйрәткәнен искә төшергән иде.

Еш кына Садыйк әфәнде үзенә һәм кардәшләренә расист мыскыллаулар ишетергә мәҗбүр булганын сөйли. Футболны нык яраткан килеш, ул аны стадионнарда түгел, ә өендә карарга күнеккән иде, бу күпкә иминрәк иде.

2005 елда Хан Тутинг төбәгеннән парламентка сайлана. Парламентта ул кеше хокуклары өчен актив көрәшә. Тони Блэр хөкүмәтенең кайбер тәкъдимнәренә каршы чыга. Мисал өчен терроризмда гаепләнгән кешеләрне гаеп белдермичә төрмәдә 90 көн тоту канун өлгесен ул кискен тәнкыйтьләп чыга. Сүз уңаеннан, сайлау компаниясе барышында аңа еш кына террорчылар белән элемтәдә тору турында нигезсез гаепләүләр белдергәннәр иде, аларның берсе дә дәлилләнмәгән.

2009 елда Садыйк әфәнде транспорт министры булып та эшләп алган иде. Бу сайлауда да ул һөнәр берлекләрен яклау белән киң танылу алды, белгечләр фикеренчә, аның социаль яклау позициясе дә шактый тавыш китергән.

Садыйк Хан өйләнгән. Шулай ук хокукчы булган Саадия Әхмәт белән аның ике баласы бар: Әнисә белән Әммәра.

​Җиңүдән соң Садыйк Ханга күп кенә шәһәр мэрлары һәм илләр җитәкчеләре котлауларын юллаган. Тик кайберәүләр сарказм да белдергән. Әйтик, элекке Швеция җитәкчесе Карл Билдт Твиттерда Ханның Америкага керә алмавын белдергән.

Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе