
Бу көннәрдә, дөресрәге, 26 апрельдә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган көнне, “Ярдәм” мәчетенең “Зур Казан” типографиясендә Мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәйсәсе Әлмира Һәдиянең (Әдиатуллина) “Гомерләр кайтавазы” дигән 408 битле китабы басылып чыкты.
Әлеге мәҗмуга Әлмира апаның 50 еллык журналистлык хезмәтен колачлый. Анда Бөек Ватан сугышына багышланган язмалар бихисап күп. Бу сугыш башланганда, Әлмирага 3 кенә яшь булса да, Башкортстаннан Казанга килеп, КДУның журналистика бүлеген тәмамлагач, аның күп кенә мәкаләләре Ватан сугышы каһарманнарына багышланып языла, чөнки ул вакыттагы “Азат хатын” (хәзерге - “Сөембикә”) журналы мөхәррире шулай таләп итә (ул әлеге журналда 30 ел эшли). Хәер, Әлмира Әдиатуллинаның үз теләге дә була бу. Аны бигрәк тә сугышта катнашкан каһарман хатын-кызларның язмышы кызыксындыра. Һәм ул аларны эзләп таба да. Алар арасында Советлар Союзы Герое, Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә туып үскән татар кызы, соңрак Казанга килеп эшләгән һәм яшәгән Мәгубә Сыртланова, шулай ук Советлар Союзы Герое, татар кызы Ольга Санфирова да бар.
Әлмира апа ул әле җәмәгать эшлеклесе дә. Ул 1995 елда оештырган “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы бүгенге көндә инде Россия күләмендә эшләвен дәвам итә. Аның җитәкчелегендәге татар хатын-кызлары паспортка яулыктан фотога төшү мәсьәләсен Россия күләмендә күтәреп чыктылар һәм Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә үткәрелгән мәхкәмә утырышларында җиңеп чыгып, паспортка яулыктан фотога төшү хокукына ирештеләр. Казан Кремле астындагы “Раки” сыраханәсен алдыруда да Әлмира апаның роле зур булды.
Быел ул исә үзенең ярдәмчеләре белән “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән балалар арасында Коръән уку бәйсенең 19 нчысын үткәрүгә иреште. Ләкин Әлмира апа әлеге бәйгеләрне, чараларны үткәреп кенә калмый, аларны үткәрүдәге мәсьәләләрне күрсәтеп, язып та чыга. Мондый язмалары аның “Ватаным Татарстан”, “Дин вә мәгыйшәт”, “Шәһри Казан” ... һәм үзе җитәкләгән “Мөслимә” газеталарында басылып чыктылар. Ул язмаларның күбесен аның “Гомерләр кайтавазы” дигән китабыннан да укып була.
“Бу китапны дөньяга чыгаруда булышкан «Ярдәм» мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовка, “Ярдәм” хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка, фикердәшем, Мөселманнарны тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдиновага, «Зур Казан” типографиясе хезмәткәрләренә, аеруча китапны версткага салган Ильяс Гарифуллинга олуг рәхмәтләремне белдерәм.
Минем хәзер бер үкенечем генә кала: китабымның басылуы турында остазбикәм Рәшидә абыстай Исхакыйга әйтә алмадым, чөнки аның: “Кызым, тәкәбберлек кермәсме?”-дип әйтүеннән курыктым. Аннары ул инде вафат булып китте”,-диде әлеге китабы басылып чыгуга ихлас күңелдән куанган Әлмира апа Әдиатуллина.
Без дә, “Ярдәм” мәчете, тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре, Әлмира апаның әлеге китабы дөнья күрүгә чын күңелдән сөенәбез һәм аның авторына озын гомер, Аллаһының рәхмәтендә булып, сау-сәламәт яшәвен теләп калабыз.
Хатыйп ГӘРӘЙ