Әлмира апа «сөләйман»лыларның күп нәрсәгә күңел күзен ачты

Халыкара Өлкәннәр көнендә Татарстан «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира апа Казандагы «Сөләйман» мәчетенә килеп чыгыш ясарга тиеш булса да...

БӘЙЛЕ
2012 Окт 03
Халыкара Өлкәннәр көнендә Татарстан «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира апа Казандагы «Сөләйман» мәчетенә килеп чыгыш ясарга тиеш булса да, юлда тоткарланып, берникадәр соңга калды. Әмма сизеп торам: һәркем күңеленнән аны зарыгып көтеп торды. Шулай да бу моңлы-җырлы кичәне аннан башка гына башларга туры килде.
Өлкәннәргә багышланган кичәне Перьм төбәгенең Чайковский каласыннан Коръән укырга өйрәнү максаты белән килгән Гөлсинә апа Фәсхетдинова алып барды. Иҗади дулкыннарда тирбәлүче бу ханым әлеге кичәдә үзе язган күп кенә шигырьләрен укыды. Сүз уңаеннан шунысын да әйтү мәслихәт: аның тезмә әсәрләре татар телендә аерым китап булып та басылып чыккан. Араларында динебезгә багышланганнары да байтак.
Менә бераздан сүз "Сөләйман” мәчетенең, кем әйтмешли, атказанган азанчысы Миңлеәхәт абый Минҗановка бирелде. Миңлеәхәт хаҗи бу көнне борынгы җырларны башкарып, өлкәннәр күңеленең иң тирән төпкелләренә үтеп, "Сөләйман” мәчетен моңга күмде. Күпләрнең яшь чаклары искә төшкәндер, мөгаен. Чөнки бүгенге курсларда белем алучылар арасында яше җитмештән узучылар да бар иде. Аннары инде апаларыбыз үз осталыкларын күрсәтә башлады. Алар бергәләп тә, аерым-аерым да безнең яратып җырлый торган җырларыбызны башкардылар. Араларында "Әнкәйнең догалары” да, "Мәк чәчәге” дә, "Сагыну” җырлары һәм башкалар бар иде. Ә мин исә: "Мондый апаларыбыз барында "Буран әбиләре” бер якта торсын”,-дип таң калып тыңлап утырдым.
Менә ишектә Әлмира апа Әдиатуллина үзе күренде. Курсларга укырга килүчеләрнең күзләре зәгыйфь булганлыктан, алар аның килүен шунда ук чамалап бетерә алмадылар булса кирәк. Моннан берничә ел элек мөселман хатын-кызларына яулыктан фотога төшү мәсьәләсе буенча 8 суд утырышында катнашып, анда тулы җиңүгә ирешкән бу батыр йөрәкле апабыз (аңа тиздән 75 яшь тулырга торса да, һич тә үзен әби дип атап булмый әле) "Сөләйман” мәчете әһелләрен дә үз авызына каратты.
-Сезнең "Сөләйман” мәчетенә укырга килгәнлегегезне ишетеп, мин бик шатландым, дусларым. Күзләре күрмәүчеләр белән эшләүче бердәнбер мәчет бу. Башка андый урын бер җирдә юк. Мин әлеге мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, якын дустым Мәликә ханым Гыйльметдиовага Аллаһының рәхмәтләре яусын, дип телим,-дип башлады сүзен Әлмира апа. Аннары ул болай дәвам итте: "Сезне тыңлаганда, шуңа инанып утырдым: дини кыйммәтләрне, милли йөзебезне саклауда сез шулай ук зур эш башкарасыз. Монда ишеткәннәрегезне үзегезгә кайткач, түкми-чәчми сөйләрсез...”
Аннары Әлмира апа быел "Мөселманнар җыены”н 15 нче тапкыр ничек үткәрүләрен бәя кылды. Быел 30 август бик яңгырлы көнгә туры килде. "Энҗе исемле бер дустым бар минем. Ул беркөнне: "Әлмира апа, быел мөселманнар җыенын үткәреп булмас. Яңгыр явып, чәчәк булып тарала”,-ди. "Юк, Энҗе, үткәрәбез. "Мәрҗани” мәчетенә басып кереп булса да, уздырабыз”,-дидем аңа. Аннары Мансур хәзрәттән рөхсәт алып, чатырда уздырдык без барыбер мөселманнар җыенын. Алинә Булатова исемле мөнәҗәтләр әйтүче бер матур кызыбыз бар. Төркиядә булып, анда уңышлы чыгыш ясап, лауреат булып кайткан кызыбыз ул. Бер төркем фидакарьләрнең ярдәме белән бик матур килеп чыкты җыеныбыз. Тик беркайда әйтмиләр, беркайда язмыйлар безнең "Мөселманнар җыены” турында. Ә атлар ярышы, хоккей, футбол турында кат-кат сөйлиләр...”-дип үзенең үпкәсен дә белдерде Әлмира апа.
Иран Ислам Җөмһүриятенә дә барып кайткан тынгысыз җанлы Әлмира апа Әдиатуллина. Ул хәтта анда мөселман ирләре нинди була икән дип, алар артыннан, үзе әйтмешли, күз кырые белән генә күзәтеп йөргән. "Анда синең яныңнан узып баручы ирләрнең ник берсе бәгыреңә төшәрлек итеп туры карасын. Бу илдә хатын-кызларның хаклары, хокуклары турында илнең Конституциясендә язылган. Безне Зәйнәп исемле кыз озатып йөрде. Кияүгә чыгарга да вакыт җиткән икән үзенә. Егет белән 3 тапкыр очрашкан инде. Егетнең әнисе беркөнне: "Бу кыз бигрәк ябык. Ничек итеп бала табар икән?”-дип аңа шиген белдергән. Аларда яңа парлар өйләнешкәнче, дәваханәгә барып тикшеренәләр. Анда булачак ир белән хатынның балалары булачакмы дигән сорауга да җавап эзләнә. Гомумән, Иранда гаилә мәсьәләләренә зур әһәмият бирелә. Казандагы мөселманнар кинофестивалендә дә Иранның күп фильмнары шушы темага – гаиләгә, әдәп-әхлакка багышланган иде”,-дип сөйләде Әлмира апа.
Фестиваль димәктән, бу чарага багышланган матбугат конференциясендә Мәскәүдән килгән кино режиссер Андрей Кончаловский: «Бу фестивальдән мөселман сүзен алып ташларга кирәк”,-дигән тәкъдим керткән. Шунда Әлмира апа түзеп тора алмаган: "Ничек инде ул сүзне алып ташлыйсыз? Мөселманнар – без ул! Димәк, безне дә алып ташлыйсыгыз була”,-дип торып әйтә. Ә инде кинофестивальне ябу тантанасында А. Кончаловский кинәт кенә мөселманнарны мактый башлый. Шунда Разил Вәлиев: "Андрей Сергеевич, Казань брать не легко»,-дип шаяртып куя.
Әлмира апа Әдиатуллина Төркиягә баргач күргәннәрен дә сөйләде. «Хатын-кызларның беренче корылтае Хәтер көненә туры килде. Мин анда Гали Акыш һәм Әхмәт Тимер дигән галимнәр белән очраштым. Әхмәт Тимернең дә тамырлары Татарстанга барып тоташа. Сугыш вакытында Германиядә була ул. Әсирлеккә төшкән башкортларны, татарларны коткару өчен хезмәт куя. Миңа ул: "Их туганым, Зәй буйларына кайтып, әремнәр, кычытканнар арасында аунап, бер туйганчы балык тотар идем”,-диде, уфтанып”.
Әлмира апа әле бу көнне "сөләйман”лыларга күп нәрсәләр хакында сөйләде. Аның Рәшидә абыстай Исхакыйның хастаханәдән чыгуы һәм киләсе атнадан "Нурулла” мәчетендә дәресләр алып барачагы турындагы хәбәрен мөселманнар хуплап каршы алды.
Ә инде Әлмира апаның: "Шушы мәчетнең эшләрен фильм итеп, Мөселманнар фестивалендә күрсәтәсе иде”,-дигән фикерен "Сөләйман” гыйбадәтханәсе әһелләре алкышларга күмде.
Хатыйп ГӘРӘЙ
Автор фотолары

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе