Әлмира апа Әдиатуллина “Ярдәм” фонды ордены белән бүләкләнде

Хатын-кызларның Бөтенроссия “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Мөслимә” газетасы баш мөхәррире Әлмира...

БӘЙЛЕ
2014 Июл 09

Хатын-кызларның Бөтенроссия “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Мөслимә” газетасы баш мөхәррире Әлмира Лотфулла кызы Әдиатуллина ислам мәдәнияте үсешенә керткән хезмәтләре вә татар халкы көнкүрешен саклауда озак еллар хезмәт кылуы өчен “Ярдәм” хәйрия фондының “Мәрхәмәтле йөрәк өчен” ордены белән бүләкләнде. Кичә Әлмира апа үзенең туган көнен билгеләп узды.

“Мәрхәмәтле йөрәк өчен” орденын Әлмира апа Әдиатуллинага Күрмәүчеләрнең “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова тапшырды.
Әлмира апа Әдиатуллина 1938 елның 8 июлендә Башкортстан Республикасында туган. Әлмира апаның сөйләвенә караганда, аның тамырлары Татарстанның Әтнә районына барып тоташа.

Ул 1965 елда Казан дәүләт университетының филология факультетына караган журналистика бүлеген тәмамлый. 1996 – 1999 елларда “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә дини белем ала.

1957 елдан “Совет мәктәбе” журналында эшли башлый.
1964 елдан 1993 елга чаклы «Азат хатын» журналы редакциясендә хезмәт куя. Әлеге журналдан ул җаваплы сәркатип сыйфатында китә.

Узган гасырның 80 нче еллар ахырында - 90 нчы еллар башында Ә. Әдиатуллина милли хәрәкәтнең яңарышы чорында активлык күрсәтә.

Аның исеме Нобель бүләген алу өчен “Планетаның 1000 иң яхшы хатын-кызы” исемлегенә кертелде.
Әлмира апа Әдиатуллина үз фикердәшләре белән берничә тапкыр мәхкәмәгә барып, “Хиҗаб эше буенча” дигән суд утырышларында катнашты һәм мөслимәләргә яулыктан фотога төшү ризалыгын алуга иреште.

Әлеге батыр ханым Татарстан Кремле астындагы “Раки” дигән сыраханәне алдыруга иреште. Әлеге көрәш вакытында ул Татарстанның шул чактагы Президенты Минтимер Шәймиевкә кереп, аны бу сыраханәне алдыру карарына китерде.

Әлмира апа Әдиатуллина 10 елдан артык вакыт эчендә “Мөслимә” газетасын җитәкли. Узган гасырның 90 нчы еллар башында барлыкка килгән бу газета әле дә чыгуын дәвам итә.

Быел Ә. Әдиатуллина ислам дине нигезләрен белүдә “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән балалар бәйгесенең 17 нчесен үткәрде. Анда Татарстан һәм Россиядән уртача алганда 500гә якын бала катнаша, ә бу исә әлеге конкурсны чынлап торып Бөтенроссия бәйгесенә әйләндерә.

10 елдан артык ул Мәрҗани урамында Республика көнендә ислам дине кыйммәтләрен дәгъватлаучы чара уздыра.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе