ӘЛМӘТТӘ МӘҮЛИД АЕНА БАГЫШЛАНГАН ЧАРА ҮТТЕ

Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан Мәүлид бәйрәменә багышланган чара үтте.

БӘЙЛЕ
2015 Янв 13

Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан Мәүлид бәйрәменә багышланган чара үтте. Әлеге куркәм мәҗлестә имамнар һәм мәчетләрдә укытучы абыстайлар катнашты.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов чарада катнашучыларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Мәүлид ае белән котлавын җиткерде, яңа чыккан “Шура” журналының 7 нче саны белән таныштырды. Шулай ук ул узган елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, яңа 2015 нче елга мөхтәсибәт планнары белән таныштырды. Шуларның иң мөһимнәре - 20 еллык авыл мәчетләрен ремонтлау һәм районыбыз мәчетләре тарихын чагылдырган китап чыгару.

Мәүлид аена багышланган чаралар Әлмәт шәһәренең “Зиннур”, Түбән Мактаманың икенче мәхәлләсе, авыл мәчетләрендә дә үткәрелде дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе