ӘЛМӘТ ИСЛАМ МӘДРӘСӘСЕНДӘ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ БУЛЫП ҮТТЕ

Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләренең Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында тантаналы чыгарылыш кичәсе үтте.

БӘЙЛЕ
2015 Май 26

Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләренең Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында тантаналы чыгарылыш кичәсе үтте. Быел 25 шәкерт урта дини белем алу турында дипломга ия булачак.

Чарада Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, республикабызның күрше район имам-мөхтәсибләре, мөгаллимнәр һәм шәкертләр катнашты.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында чыгарылыш шәкертләренә уңышлар теләде, мөгаллимнәргә рәхмәтләрен җиткерде. Камил хәзрәт Сәмигуллин шәкертләргә югары дини уку йортларында белемнәрен дәвам итәргә өндәде. Ул ислам динендә гыйлемнең укытучыдан укучыга турыдын-туры бирелүен ассызыклады, шуның өчен фәннәрне өйрәнгәндә “иҗазә” алу – укытучыдан-укучыга чылбыр булдыруның әһәмиятен билгеләп үтте. Шулай ук мөфти фикһ фәненнән мәшһүр «Мухтасар аль-Кудури» китабын ятлап чыккан шәкертләрне гомрәгә бушлай җибәрәчәген игълан итте.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе җитәкчесе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөгаллимнәргә, мәдрәсә хезмәткәрләренә һәм чыгарылыш шәкертләренә истәлекле бүләкләр тапшырып, рәхмәтләрен җиткерде. Фәһим хәзрәт һәрбер шәкерткә тормышта үз урынын табып, ислам дине үсешенә зур өлеш кертүен теләп калды.

Тантананың ахырында Аксакаллар Шурасы рәисе, республикабызның Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов шәкертләргә үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде. Ул яшьлек елларында ислам белемнәрен алырга мөмкинлек булмавын ассызыклады, бүгенге көндә шәкертләргә барлык мөмкинлекләр тудырылуын билгеләп үтте.

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә тантаналы рәвештә чыгарылыш мәҗлесе быел беренче тапкыр үткәрелде. Бөек якташыбыз Ризаэддин Фәхреддин исемен йөртүче мәдрәсәдә быел 15 нче чыгарылыш. Быелгы чыгарылышта Коръәнне тулысынча ятлап чыгучы хафизә кыз да бар. Шулай ук чыгарылыш шәкерләре арасында дини олимпиадалар, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр дә байтак.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе