Якынча исәпләүләр буенча, шартлау складка корал урлау максаты белән җирле халык төркеме һәм Африка мигрантлары һөҗүм иткәннән соң барлыкка килгән. Яралылар исә җирле госпитальгә урнаштырылган.
Моннан алда пәнҗешәмбе көнне Ливиянең 4 хәрби хезмәткәре иминлек хезмәте һәм Бенгази каласының "Әнсар әл-Шәриа” экстремистик төркеме сугышчылары белән көрәшкәндә һәлак булган дигән хәбәрләр килеп ирешкән иде.
Экспертлар билгеләп узганча, 2011 елда полковник Муаммар Каддафине хакимияттән бәреп төшергәннән бирле яңа җитәкчеләргә әлегә кадәр Ливияне үз кулларына ныклап төшерү мөмкин булмады. Бу шартлаулар - шуның аянычлы нәтиҗәләре дип хәбәр итә "BBC Russian” агентлыгы.