Әлбир Крганов «Хәләл» дөньясындагы тикшеренүләр һәм мәгълүматлар үзәгенең эшен хуплады

Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Россиянең Үзәк төбәге һәм Мәскәү мөфтие, Чувашия МДН рәисе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир Крганов...

БӘЙЛЕ
2012 Апр 05
Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Россиянең Үзәк төбәге һәм Мәскәү мөфтие, Чувашия МДН рәисе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир Крганов "Хәләл” дөньясындагы Ислам палатасының тикшеренүләр һәм мәгълүматлар үзәгенең эшен хуплады.
Шунысын билгеләп узу мәслихәт: "Хәләл” дөньясындагы бу үзәк (ICRIC) – РФдә хәләл ризыклар һәм хезмәтләргә сертификат бирү белән шөгыльләнүче халыкара оешма. Биредә тагын шуны әйтеп узарга кирәк: Россиянең Үзәк төбәге һәм Мәскәү мөфтияте каршында бу Үзәк белән берлектә "Хәләл” стандарты Комитеты да төзелә. Бу соңгысы исә ризыкларны үз теләгең белән Халыкара Хәләл (Halal) Системасына, ягъни ислам таләпләренә туры китереп сертификацияли башлаячак. Ул исә метрология һәм техник көйләү Федераль агентлыгында теркәлеп, эшен алып барачак (теркәлү саны: РОСС RU. 3909. 04ФДНО). Ризыкны үз теләгең белән сертификацияләү системасында җитештерүгә "Хәләл” стандартларын кертүгә зарури булган нигезләмәләр бар. Алар эчке базар үзенчәлекләрен исәпкә алып, җитештерүченең халыкара абруен күтәрү һәм аның продукциясен экспортка чыгару өчен дә бик мөһим. Димәк, бу Үзәктә сертификация алучы оешмаларга чит ил һәм үз базарларыбызда ризыкларын сату өчен киң мөмкинлекләр ачыла. Шунысын билгеләп узыйк: әлеге Комитет тиз арада үзенең эшен башлап җибәрәчәк һәм беренче эш итеп, Россиянең Үзәк төбәге, Мәскәү предприятиеләре ризыкларын сертификацияләргә керешәчәк.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе