
Кичә Лаеш районының Комлы Кавал авылында "Салих" дип исемләнгән яңа мәчет ачылды. Иман йортының яңасы ачылу тантанасында Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллин, Лаеш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев, авыл халкы һәм башка чакырылган кунаклар катнашты, диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен тапшырды. Ул мәчет төзелешенә зур өлеш кертүче «КазаньСтройКонсорциум»оешмасы җитәкчесе Фәрит Сафинга нәзарәтнең рәхмәтләрен җиткерде һәм махсус хат тапшырды. Аннары яңа мәчет имамы Рәшит хәзрәт Туктамышевка җирлектә дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде.
Район Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев сүзләренчә, мәчет районда 21 нче булып ачылды һәм тагы 3 мәчет төзелеп килә. "Салих" мәчете 1 ел эчендә сафка баскан. Төп бинадан тыш, биредә балалар өчен махсус мәйданчык, тәһарәт алу бинасы да каралган дип хәбәр итте "Татар-информ".