Әлһәмдүлилләһ, Коръән укый башладык!

Һәр елның көзендә дини делем алучыларга бихисап күп мәчет-мәдрәсәләрнең ишекләре ачыла.

БӘЙЛЕ
2016 Май 16

Һәр елны дини делем алучыларга бихисап күп мәчет-мәдрәсәләрнең ишекләре ачыла.

Без дә шулай 2015 елның октябрь аенда беренче мәртәбә “Гаилә” мәчетенә килдек. Остазбикәбез Гөлсинур Самат кызы белән тәүге күрешүебездә бик дулкынландык. Дәрестән-дәрескә без дә биредә гарәп хәрефләрен, Коръән уку өчен кирәкле тәҗвид кагыйдәләрен җентекләп өйрәндек. Укырга йөрүче шәкертләр – ханымнар, апалар белән бик дуслаштык, төрле мәсьәләләр килеп чыкканда да бер-беребезгә ярдәмләшә башладык. Шулай ук тәһарәт алырга, намаз укырга, хәрефләрне дөрес әйтү кагыйдәләренә дә бергәләп төшендек. Узган елның декабрь аенда гарәп әлифбасы бәйрәмен үткәрдек. Бик матур бәйрәм булды ул.

Яңа елдан соң гакыйдә, әхлак, фикһ, сира дәресләрен өйрәнергә керештек. Әлһәмдүлилләһи, Коръән укый башладык! Безнең өчен моннан да зур шатлыкның булуы мөмкинме соң?! Аллаһының чиксез рәхмәтләре яусын остазбикәбез Гөлсинур Самат кызына. Бик аз гына вакыт эчендә ул безгә шактый күп белем бирде бит.

Апрель аенда шушы укыган вакытыбызда алган белемнәребезгә сынаулар булды. Аллаһыга чиксез шөкерләр белдерәбез: барыбыз да имтиханнарны уңышлы тапшырдык, яхшы билгеләре алдык, үзебезне сынатмадык.
Безгә шушы мәчеттә дини белем алырга мөмкинлек биргәннәре өчен Рөстәм һәм Илдар хәзрәтләргә күп кенә җылы сүзләребезне, рәхмәтләребезне әйтәсебез килә.

Иншә Аллаһ, икенче елга да бирегә килеп, белемебезне арттырырбыз, дип ышанабыз.

Төркем старостасы Лилия МИРАСОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе