Быелның гыйнвар аеннан шундый 380 очрак теркәлгән, 20 мең тонна законсыз продукция сатудан алынган. Ялган белән шөгыльләнүчеләр иткә су бөркегәннәр, аның саклану вакытын бозып күрсәткәннәр, итне эшкәрткәндә химикатлар кулланганнар. Кытайның көнчыгышындагы Цзянсу провинциясендә алдакчылар сарык ите дип, күсе, төлке, су күсесе итләрен сәүдәгә чыгарганнар. Аңа химик әйберләр өстәгәннәр. Ялган продукция аны җитештерүчеләргә 1,6 миллион доллар керем китергән.
Кытай законнары нигезендә, мондый икътисадый җинаять өчен җитештерүчеләргә үлем җәзасы яный.
"Таулы Алтай хәбәрләре”нән тәрҗемә ителде