
Кырымда кичә Россия хәрбиләре сары-зәңгәрсу әләмле соңгы корабны – «Черкассы»ны басып алды. Бу хакта Украина массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итә.
Корабльгә һөҗүм берничә сәгать дәвам иткән. Аны Россия флоты катерлары куа барган, аннары аларга ике боралак кушылган. «Черкассы» басып алуга мөмкинлек бирмәс өчен төрле юллар кулланган. Басып алу вакытында пулеметлар кулланылган. Бу хакта «Украинская правда»га өлкән матрос Александр Гутник хәбәр итте.
Граната шартлаудан соң, идарә итү җайланмасы эштән чыкты һәм кораб туктап калырга мәҗбүр булды. Шуннан соң «Черкассы»га Россия хәрбиләре төшеп утырды һәм аны ярга китерделәр. Экипаждан беркемнең дә зыян күрмәве әйтелә дип хәбәр итте "Азатлык.орг".