
Кичә Красноярскида узган XV федераль Сабан туенда көрәштә Мари Иленнән килгән Муса Галләмов батыр калды.
Кичә ярышларда Красноярск, Пермь, Төмән, Новосибирск, Татарстан, Тыва, Кемерово, Хакасия һәм Кыргызстаннан 82 спортчы катнашты. Ярышлар биш авырлык категориясендә яшүсмерләр һәм өлкән яшьтәге ир-атлар арасында аерым узды.
Батыр исемен алу өчен 100 кг нан авыррак үлчәү категориясендә Мари Иле һәм Новосибирскидан килгән спортчылар көрәште. Марий Иленнән килгән егет чиста һәм абсолют җиңү яулады. Аңа тантанлы шартларда тәкә һәм "Volkswagen Polo" автомобиле тапшырылды.
"Җиңү яуларга булышкан өчен Ходай Тәгаләгә рәхмәт, - диде федераль Сабан туе-2015 батыры Муса Галләмов. - Бу шәһәр һәм бу сәфәрне бер кайчан да онытмаячакмын, чөнки мин биредә машина оттым".
Искәртеп узабыз: кичә Красноярскида XV федераль Сабан туе узды, анда федерациянең 36 субъектыннан татар оешмалары вәкилләре катнашты. Федераль Сабан туеның символы "Тулпар-Ат" тантаналы шартларда Түбән Новгород өлкәсенә тапшырылды - ул федераль дәрәҗәдәге бәйрәмне киләсе елда кабул итәчәк дип хәбәр кылды "Татар-информ".