Мәхкәмә утырышы бер сәгать тирәсе барды. Шул вакыт эчендә суд хокук сакчылары һәм шәхси затлар тарафыннан бирелгән барлык 4 шикаятьне дә карады. Утырышта катнашкан Россия Мөфтиләр Шурасы һәм Россиянең Европа өлеше мөселманнары вәкилләре бу карарның халыкка соңрак чыгарыласы турында хәбәр итте. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе имам-мөхтәсибе Мөнир Беюсов вә РМШ ның рухи идарәләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Али Хәсәнев әлеге суд утырышына шаһитләр сыйфатында килгәннәр иде.
Язма "Инфо-Ислам”нан алып тәрҗемә ителде