Коръәнне янгыннан Хак Тәгалә Үзе саклаган

Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр.

БӘЙЛЕ
2013 Май 11
Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. Хак икән.


Яшел Үзән районына караган Октябрь бистәсендә күп балалы гаиләсе (аларның Минтимер, Гомәр, Әнвәр, Сәмир исемле 4 ир баласы бар) белән яшәүче Илнур Нәҗипов бу әйтемнең никадәрле дөреслеккә туры килүенә Май бәйрәме көннәрендә тагын бер кат инанды.

1 май көнне Илнур әфәнде үзләрендә кунакта булган әнисе Фәйрүзәне, хәләл җефете Әлфияне, төпчек улы Сәмирне дә алып, туган ягына - Киров өлкәсендәге Тат Шөн авылына юл алды. Кәефе күтәренке иде Илнурның. Ник дигәндә, Татарстанга килеп урнашуына әле 8 ел гына булуына карамастан, шактый эшләр башкарырга өлгерде ул. Күптәнге хыялы иде бу аның. Дөрес, аны соңгы елларда гына тормышка ашыру насыйп булды. Тик Киров өлкәсендәге 3 татар авылын тәки Татарстанга күчермәделәр.

Югыйсә, Кукмара районына терәлеп кенә торучы бу салаларда яшәүчеләрнең теләге зур иде тарихи ватаннары биләмәсенә керергә. Элегрәк миллионер иде аларның авылы. Хәзер исә һәммәсе дә таркалу чигенә килеп җитте. Эш булмагач, торырга мөмкинлек тә калмады туган төбәгендә. Алар хәләл җефете Әлфия белән, кем әйтмешли, бәхет эзләп, чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр булдылар. Себер якларын айкадылар, Илнур берара Яшел Үзәндә эшләп алган иде. Күңеленә хуш килде бу яклар. Аннары алар Татарстанга кайтып төпләнде. Илнур Миңнеәхмәт улы Казан вертолет заводына клепкачы-җыючы булып урнашты, хәләл җефетенә дә эш табылды. Октябрь бистәсендә сатып алган йортның да алар икенче катын яшәрлек дәрәҗәгә китерделәр, өйгә су керттеләр, яңа мунча, гараж төзеделәр. Инде тынычлап яшисе дә яшисе генә калган иде. Бу дөнья гел дә без уйлаганча, без дигәнчә генә бармый шул...Кайсы да булса бер ягы кителеп китүчән була аның.

Илнур әфәнде белән дә шулай килеп чыкты. Туган авылы Тат Шөндә әти-әнисе янында бакчада түтәлләр ясап, анда суган, кишер кебек яшелчәләр утырткач, алар 2 майда торган җирләренә – Октярь бистәсенә юл алдылар. Көне дә җилле һәм шыксыз иде аның. Кичке 4ләр тирәсендә аларның өендә калган бабасы Рәшиттән хәвефле хәбәр алынды. Хәләл җефетенең әтисе Рәшит кинәт кенә өйнең яна башлавы турында әйтеп шаккатырды. Ничек инде алай? Алардан барысы да тәртиптә калды бит анда. Электр чыбыклары да иске-москы түгел, элекке хуҗа үзе электромонтер булган кеше. Ул чыбыкларны җиренә җиткереп бер-берсенә ялгап, өйгә бөтен шартларын туры китереп, электр уты кертеп калдырган. Дөрес, баганадан өзеп алынмаган ике чыбык җилдә тирбәлеп торалар иде торуын. Әмма алар да өйгә шактый еракта лабаса. Кыскасы, ниләр генә уйламады Илнур бу мизгелләрдә. Аның тизрәк өйгә кайтып, бу галәмәтләрне үз күзләре белән күрәсе килде. Дөресрәге, күңелендә әллә-ни зыян килмәгәндер әле дигән уй ята иде. Аларга балалары да гел шалтыратып тордылар. Иң мөһиме җан җимешләре булган балаларга да, бабалары Рәшиткә дә зарар килмәгән иде. Олы уллары Минтимер (беренче Президент хөрмәтенә аңа шундый исем куштылар) бик башлы малай булып чыкты. Ул барлык документларны да өйдән алып чыккан, аларга янып көл булырга ирек бирмәгән икән.
Обсерваториягә кайткач, шул мәгълүм булды: янгын сүндерүчеләр дә тиз килеп җиткәннәр һәм өйнең беренче катын саклап калганнар. Тик аның диварлары пычкы чүбенә гипс кушып эшләнгәнгә күрә, алар тотрыклыгын югалткан. Тагын бер-ике яңгыр явып узса, Алла сакласын, аларның ишелеп төшү ихтималы да бар. Күрше-күләннәргә, мәчет имамы Ильяс хәзрәткә дә Аллаһының рәхмәтләре яусын. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, көне җилле булса да, ялкын яңа төзелгән мунчага һәм келәткә, гаражга үрмәли алмаган.

Илнур Нәҗипов өйгә кереп, аны карап йөргәндә, тагын бер гаҗәеп хәлгә тап булды: Коръән һәм дини китаплар янмаган гына түгел, хәтта аларга су да тимәгән иде?! Хак Тәгалә Үзенең изге китабын янгыннан саклап калган иде. Менә шуннан соң, Раббыбызның: "Коръәнне кыямәткәчә Үзем саклармын”,-дигән кәлимәләренә ничек ышанмыйсың, ди!

"Бу йортта инде яшәп булмаячак. Пычкы чүбеннән ясалган өй ышанычлы түгел хәзер, аның ишелеп төшү куркынычы бар. Су тигәч, күп урыны күпереп чыккан. Шуңа күрә яңадан салмыйча булмаячак, дип уйлыйм. Шушы көннәрдә инде нигезен дә төзи башлыйбыз. Әмма акча һәм материал мәсьәләләре генә кулдан тота”,-ди борчылуы йөзенә чыккан Илнур Миңнеәхмәт улы.


Мөхтәрәм җәмәгать!
Әгәр арагызда Илнур Нәҗипов гаиләсенә булышырга теләүчеләр булса, моны сез 8 9050203079 телефонына шалтыратып яисә мондый реквизитларга акча күчереп тә эшли аласыз:

Получатель: НИБФ "Ярдэм"
ИНН 1658087725
КПП 165801001
БИК 049205815
ОГРН 1071600003530
р/с 40703810800000000289
к/с 30101810100000000815 в ОАО АИКБ «Татфондбанк» г. Казань.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе