Коръән укый торган электрон каләм Казандагы барлык ислам кибетләрендә сатылачак

Коръән укый торган электрон каләмнең барлык ислам кибетләрендә сатылуы көтелә.

БӘЙЛЕ
2014 Апр 11

Коръән укый торган электрон каләмнең барлык ислам кибетләрендә сатылуы көтелә. Сатудан булган зәкят (аның 10 % "Ярдәм" мәчетендә укучы балаларга) Коръән алырга барачак.

Рамазан аенда конкурслар, төрле номинацияләр була, шунда 1,2,3 нче урыннарны алган балаларга шушы каләмне бүләк итәчәкләр, “Казан Нуры” мәчете мәдрәсәсе шәкертләренә, Россия Ислам Интститутында укучыларга, Ислам көллияте студентларына, Чаллыда эшләп килүче мәдрәсәләргә 20 % ташлама белән сатылачак.

Ул 25 телгә тәрҗемә ителгән. Тик чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез татар теленә тәрҗемә ителгән вариантны сорыйлар.

Чит ил кешеләре дә бүләккә дип күп алып китәләр. Бик күп мөселман оешмалары да элемтәгә чыга башлаган: әйтик, “Әл – Фатих”, “Росметрология”. Аларга шушы каләмнәрне, Каһирәдан алып кайталар. Әзербайҗан, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстанда яшәүче милләттәшләребез дә бик яратып шушы каләмне сатып ала.

Казан мэриясе заказы буенча “Кол-Шәриф” рәсеме төшерелгән каләмне ясаганнар. “Мөгаллим Сәни”не дә киләчәктә тавыш белән укып булыр, мөгаен.

Хәбәрне Зөлфия ЙОСЫФАЛИЕВА әзерләде


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе