
“Коръән нуры” фонды каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге вәкиле Милли Хәйриячеләр Берлеге (МХБ) белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзеде.
“Ярдәм” Хәйрия фондында МХБ президенты Илдар хәзрәт Баязитов белән Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде.
Әлеге килешү бергәләп тагын да күбрәк хәйрия эшчәнлеге алып барырга һәм төбәктә ислам эшчәнлеген яхшырак җәелдерергә мөмкинлек бирәчәк.