Джонс Германиягә ультрауң "Pro Deutschland” оешмасы чакыруы буенча килергә тиеш иде. Әлеге оешма шулай ук бу илдә "Невинность мусульман» дигән исламга каршы фильмны да күрсәтмәкче булган. Сүз уңаеннан, Германия ЭЭМ башлыгы законда бу чараны тыярга мөмкинлек бирә торган маддәне табарга тырышулары турында белдергән.
"Невинность мусульман» фильмы АКШта 11 сентябрьдәге терактка багышлап төшерелгән. Бу тасма киң катлау укучыларына дип билгеләнмәсә дә, ул дөньяның күп илләрендә ризасызлык акцияләре китереп чыгарды. Аны мөселманнарны мыскыл итү дип таптылар.
Кайбер илләрдә хәтта Америка илчеләренә һөҗүм итүләр булды. Әйтик, Ливиянең Бенгази каласында АКШ илчелегенә һөҗүм вакытында аның 4 хезмәткәре үтерелде. Алар арасында илче Кристофер Стивенс та бар иде.
Пастор Терри Джонс соңгы берничә ел эчендә үзенең исламга каршы көрәше белән танылды. 2010 елда ул Коръәнне яндырырга ниятләве хакында тәүге тапкыр белдерде. 2011 елның мартында уйлаганын тормышка ашырды. Бер айдан соң, суд карары булып, аңа 3 ел эчендә мәчеткә якын килү тыелды. 2012 елның апрелендә Терри Флоридада кабаттан изге китапның берничә данәсен һәм Пәйгамбәрнең рәсемен яндырды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!