Коръән бастыруның нигъмәте шул: ул өч тапкыр хаҗ кылды

Бу көннәрдә Казандагы “Ярдәм” мәчетенең “Зур Казан” типографиясендә Брайль системасы буенча махсус принтерларда Коръән китаплары бастырыла.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 15

Бу көннәрдә Казандагы “Ярдәм” мәчетенең “Зур Казан” типографиясендә Брайль системасы буенча махсус принтерларда Коръән китаплары бастырыла. 

“Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовның әйтүенчә, әлеге җыентыклар (бер изге китапны Брайль системасы буенча 200 битле 6 данә итеп бастырырга туры килә) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның финанс ярдәмендә нәшер ителә. Мондый изге гамәле өчен Президентыбызга Аллаһының рәхмәте булсын! 

Бу китапларны бастыру эше белән 28 яшьлек мөселман кардәшебез Альберт хаҗи Федоров шөгыльләнә. Әтисе Леонид исемле керәшен кешесе булуга карамастан, Альберт 2008 елда әнисе Рәйсә йогынтысында ислам диненә килде һәм “Сөләйман” мәчетенә йөри башлады. Анда ул Мәликә ханым Гыйльметдинованың булышлыгында Брайль системасын өйрәнде, аннары инде китаплар бастыру эшенә кереште. Дөрес, ул вакытларда әле техниканың мөмкинлекләре чикләнгән иде. Шулай да алар “Сөләйман” мәчетендә белем алган күрмәүчеләрне кабарынкы хәрефләр белән бастырылган китаплар белән тәэмин итә алдылар. Монысы – иң мөһиме иде. Әлеге китапларның һәммәсе дә күрмәүчеләргә бушлай таратылды.

Хәзерге принтерларның тизлеге бөтенләй башка. Аларның һәрберсе бер сәгать эчендә бер китапны бастырырга сәләтле. Ә биредә мондый принтерлар бишәү. Әлбәттә, Альбертның эше бихисап күп. Ул һәр принтерга кәгазьне куерга, бастырылганнарын алырга, аларның һәрберсен карап чыгарга тиеш. Карап чыгу дигәне дә әле шартлы рәвештә генә. Ник дигәндә, Альберт әфәнде үзе дә беренче группа инвалид. Дөресрәге, аның күзләре бераз гына күрә. Шулай да инде ул 3 тапкыр хаҗ кылып кайту бәхетенә иреште. 2010 елда беренче мәртәбә хаҗ кылгач, аңа шундый нигъмәт бирелде: ул Миләүшә исемле кызга өйләнде. 2012 елда аларның беренче улы Радел дөньяга тәүге аваз салды. Ә инде икенче тапкыр хаҗ кылгач, икенче улы Әмир туды.

-Хаҗдан алган тәэсирләрне сөйләп тә, аңлатып та бетерү мөмкин түгел. Беренче тапкыр без мөселман кардәшләрем, дусларым Раил хәзрәт Әхмәтев, Нурислам Гыйльметдинов белән хаҗ кылдык. Өчебез дә хаҗдан кайткач өйләндек. Өчебезнең дә икешәр баласы бар. Аерма фәкать шунда: минекеләрнең икесе дә – малай, ә Нурисламныкы – ике кыз, ә Раил хәзрәтнеке – бер малай һәм бер кыз,-дип сөйләде Альберт хаҗи.

Әйе, үзем дә хаҗ кылган кеше буларак, шуны әйтә алам: анда күрүчеләргә йөргәндә дә бик игътибарлы булу сорала. Хәтта мин Мөздәлифәдән Мина үзәнлегенә кайтканда үзебезнекеләрнең палатасын югалттым һәм аны шактый эзләргә туры килде.

Ә Альберт ул үзе генә бармады хаҗ кылырга, 2014 елда күрмәүче Фәнис хәзрәт Мингәрәевне, 2015 елда беренче төркем инвалид Идрис хәзрәт Хәйретдиновны Мәккә-Мәдинәгә алып барды. Һәм, әйтергә кирәк, аларны ышанычлы рәвештә йөртеп, ягъни 7 тапкыр Кәгъбә тирәсендә әйләндереп, тәваф һәм сәгый кылдырып алып кайтты. “Боларның һәммәсе дә Коръән китапларын бастыруда катнашуым өчен Хак Тәгаләнең рәхмәтедер, дип аңлыйм мин, чөнки күрмәүчеләрне йөртүе җиңел эш түгел. Хаҗда аларны югалтмаска да, киемнәре пычранса, аны юарга да туры килә. Шулай да миңа ышаныч белдергәннәре өчен “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, башкаларга үземнең рәхмәте белдерәм”,-диде Альберт хаҗи Федоров.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе