
Кичә танылган телетапшыру алып баручы, КФУ журналистика факультетының легендар укытучысы Константин Курановка “Татар-информ” МА ның 25 еллык юбилее уңаеннан хәбәрчеләр тарафыннан гамәлгә куелган “Журналистика үсешенә өлеш керткән өчен” медале тапшырылды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский һәм баш мөхәррир Ләйсән Абдуллина, күптән түгел 80 яшьлеген билгеләп үткән Константин Николаевичка медаль һәм кулчатыр тапшырды.
Константин Куранов гомеренең 50 елын диярлек университетка багышлаган, меңләгән студентка белем биргән, өйрәнүчеләр телевидениесе, шулай ук Казанда шәһәр матбугаты үсешенә өлеш керткән.
«Константин Николаевич – яңалыклар җиткерүче генә түгел. Сез бу мәгълүмат агымына безгә һәрвакыт җитмәгән “Знай наших!” сәхифәсен керттегез. Безнең арада тормышка зур өлеш керткән кешеләр яши, кызганычка каршы, алар онытылган. Без Сезне котларга һәм Сезгә рәхмәт белдерергә телибез. Сезгә меңләгән студентларыгыз да рәхмәтле дип уйлыйм”, - дип билгеләп үтте Леонид Толчинский.
“Бүлеккә 50 ел инде. Студентлар белән очрашкач, аларның иң якын булуларын аңлыйсың. Алар минем белән бергә куана”, - дип уртаклашты Куранов. Аның сүзләренчә, аңа әле кулчатыр бүләк иткәннәре юк, әмма һава торышын алып баручы статусы кулчатырлы булуны йөкли.
Журналист эшли торган “Эфир” телекомпаниясендә 25 июньдә котлаулар марафоны старт алды. “Телефон аша 500 чамасы шалтыраттылар. Төрле зурлыктагы 150 чамасы конверт килде. Аларда хатлар, шигырьләр, рәсемнәр салынган иде”, - дип өстәде Куранов.
«Татар-ислам.ком» мәгълүмат агентлыгы котлауларга кушыла һәм юбилярга озын гомер, иҗади уңышлар һәм яхшы һава торышы тели.