Кол Шәриф мәхәлләсе Рамил Юнысны имам итеп сайлады, Илдус Фәизне кире какты

Кол Шәриф мәхәлләсе Рамил Юнысны имам итеп сайлады, үзен-үзе имам итеп билгеләргән Илдус Фәизне имам-хатыйблыктан кире какты.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 06
Җомга намазы алдыннан Кол Шәрифкә җыелган халык мәчетнең баш имамы итеп Рамил хәзрәт Юнысны сайлады, үзен-үзе баш имам итеп билгеләгән мөфти Илдус Фәизне кире какты. Татарстанның беренче мөфтие Габдулла Галиуллин тәкъдиме белән,мәчетнең ике катын да тутырган халык бертавыштан Рамил Юнысны баш итеп сайлады.

Сишәмбе көнне мөфти Илдус Фәиз Кол Шәрифтә үзен баш имам, Рамил Юныс белән Сөләйман Зариповны имам итеп билгеләде. Ләкин моңа халык риза булмыйча, 3 апрель көнне Кол Шәрифкә җыелды, Рамил Юнысны имамлыктан алган очракта, баррикадалар оештыру белән янады. Шуннан соң хакимият халыкка каршы бармаска булды. Нәтиҗәдә, җомга намазына кадәр мөфти Кол Шәриф имамы итеп үзен һәм Юнысны гына атады. Шул рәвешле Сөләйман Зарипов эше хәл ителде. Шулай да халык мөфтинең баш имам булуына каршы чыгып, кул күтәреп, Рамил Юнысны имам итеп сайлады.

Хәзер сүздә Рамил Юныс Кол Шәриф имамы саналса да, моны беркетмә белән рәсмиләштерергә кирәк булачак. Ә мәхәллә җыены беркетмәсен Татарстан мөфтие Илдус Фәиз расларга тиеш булачак. - Мәсьәлә уңай чишелде. Мин имамлыкта калам. Мөфти Илдус Фәиз баш имам булачак. Ул теләгән вакытта намазын укыта, җомга алып бара алачак. Әмма бүгенге әйтелгән сүзләр ул егетләрчә сөйләшү булды. Бернинди әмер дә әлегә юк. Мин уйлыйм, мөселманнар әйткән сүзен кире кага алмый һәм якын арада документаль яктан бар да сүздә әйтелгәнчә булыр, — дип белдерде Рамил Юныс Кол Шәриф мәчетендә җыелган халыкка.

Кол Шәриф мәчетендә, билгеле булганча,килеп туган җәнҗал уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рамил хәзрәт Юныс белән очрашкан. Очрашуда Президент Юнысовка баш имам эшен дәвам итәргә кушкан. Ләкин җомга алдыннан мөфти үзен баш имам итеп белдерде. Шул рәвешле, Президент аппараты белән мөфтият аерым сәясәт алып бара булып чыга. Дин эшләре идарәсе башлыгы Марат Гатинның да мөфти сәясәте белән килешмәве билгеле. Ләкин әлегә мөфти Илдус Фәиз автоном сәясәт алып барып, дәрәҗәле имамнарны төшереп, Татарстанда фетнә чыгаруын дәвам итә.

Шул уңайдан, элекке мөфти Габдулла Галиуллин халыкка мөфтинең вакытыннан алдан китәргә тиешлеге турында мөрәҗәгать укыды. Җыелган халык әлеге фикерне хуплап, кул күтәрде.

Шул рәвешле, мәхәллә халкы Рамил Юнысны Кол Шәриф имамы итеп саклап калды, мөфти Илдус Фәиз исә бераз чигенергә мәҗбүр булды. Ләкин эш моның белән генә бетми. Мөфтинең җыен беркетмәсен раславын, халык фикерен ничек кабул итүен көтәргә кирәк. Ләкин әлегә шунысы билгеле: Татарстанда махсус фетнә чыгару бара.

Александр Долгов

etatat.ru фотосы

avatar
1 Фагим Валиев • 11:23, 2012 Апр 07
• Пост не сдал
• Имам-хатыб мечети Кул Шариф Рамиль Юнусов вернулся на прежнее место.

Благую весть Рамилю Юнусову сообщил отстранивший его в минувший вторник муфтий Татарстана Ильдус Файзов. Выступая сегодня перед прихожанами соборной мечети Кул Шариф, он заявил, что мечеть отныне будет находиться под юрисдикцией Духовного управления мусульман Татарстана (до сих пор она входила в состав музея-заповедника «Казанский Кремль» – прим. автора), а Рамиль Юнусов останется в ней имам-хатыбом наравне с Ильдусом Файзовым.
В ответной речи возвращённый имам сообщил, что готов и в дальнейшем работать с ДУМ РТ. Что касается муфтия, то он может приходить в Кул Шариф, читать намазы и проповеди.

Победа Юнусова – победа мусульман
Таким образом, разрешилась довольно напряжённая ситуация, взбудоражившая в начале этой недели большую часть мусульманской общественности, которую не устроило решение Ильдуса Файзова об отставке Рамиля Юнусова. Сегодня на площади «1 мая» перед Спасской башней Кремля собралась немногочисленная группа сторонников Рамиля Юнусова, которую возглавлял лидер Союза татарской молодёжи «Азатлык» Наиль Набиуллин. Он назвал победу Рамиля Юнусова победой всего татарского народа, а также сообщил, что в начале следующей недели активисты его союза планируют устроить пикет у здания Духовного управления мусульман Татарстана.
- Ильдус Файзов достал своими реформами! – горячился Наиль Набиуллин. – Какой он муфтий? У него даже нет религиозного образования. У него театральное образование. Вот пусть идёт муфтием в свой театр.
Мнение азатлыковца разделил председатель Татарского общественного центра Набережных Челнов, известный лидер татарского национального движения Рафис Кашапов. По его словам, когда сегодня первый муфтий Татарстана Габдулла-хазрат Галиуллин предложил вынести кандидатуру Рамиля Юнусова на голосование, за него единогласно проголосовали все собравшиеся в мечети Кул Шариф.
- Это победа всех мусульман Татарстана, это наша победа, - заявил господин Кашапов.

Тахрир перед Кремлём
Слабостью, продиктованной страхом властей Татарстана, называет решение о возвращении Рамиля Юнусова на прежнюю должность Руководитель Приволжского центра региональных и этнорелигиозных исследований Российского института стратегических исследований Раис Сулейманов.
- Запланированного татарскими националистами митинга в поддержку Рамиля Юнусова перед Казанским Кремлем не состоялось. Похоже, что именно этого испугались власти Татарстана, тем самым, согласившись на все ультимативно выдвинутые имамом «Кул Шарифа» условия. Насколько известно, подобных случаев еще не было в истории. И, естественно возникает вопрос: если сегодня власти Татарстана пошли на поводу у музейного работника, банально не желающего просто терять свое доходное место и возомнившего, что построенная на пожертвования, в том числе и простых людей, мечеть – это его личная вотчина, то что будет дальше? – недоумевает эксперт.
По мнению Раиса Сулемйанова, представители властной элиты Татарстана испугались того, что Рамиль Юнусов может вывести на улицы сотни своих сторонников, превратив площадь перед Кремлём в казанский вариант Тахрира.
Глеб Постнов,
Вовремя:ру
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе