
Кичә Ислам мәдәнияте музеенда каллиграф Рамил Насыйбулловның шәхси күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмәне ачу тантанасында мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты.
Рамил Насыйбуллов Татарстанның хаттат осталыгын үзләштергән һәм башкаларга да бу һөнәрне өйрәтергә рөхсәте – иҗазәте булган бердәнбер яшь каллиграфы.
Күргәзмәдә хаттатның 20 эше урын алган. Алар арасында шәмаилләр, тугралар бар.
Шунысын да әйтергә кирәк, хаттатның һәр эше каллиграфиянең классик таләпләренә туры китерелеп башкарылган. Ягъни, аның һәр төшергән хәрефе математик хисапларга нигезләнгән. Рамил әфәнденең иҗаты татар каллиграфиясен яңа профессиональ баскычка күтәрә.
Каллиграф мөгаллимлек эше белән дә актив шөгыльләнә. Ул 2010 елда РИУда республикадагы бердәнбер Гарәп каллиграфиясе үзәген оештырды.
Татар хаттаты эшләре Төркия, Германия, Индонезия, Тайланд, Америка, Канада һәм башка күп илләрдәге шәхси тупланмаларда урын алды.
Күргәзмә һәр көнне сәгать 9.00дән 18. 00гә кадәр эшли.
Кол Шәриф мәчетенә, күргәзмәгә рәхим итегез!
Тел.: 8(903)342-69-26, (843) 5678125
Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте