Кояш системасын тикшерүдәге яңалык: Philae модуле кометага төшеп утырды

ТАСС мәгълъмат агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, кичә Philae модуле Чурюмов-Герасименко кометасына төшеп утырды.

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 13

ТАСС мәгълъмат агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, кичә Philae модуле Чурюмов-Герасименко кометасына төшеп утырды. Бу исә Кояш системасын тикшерүдә зур алга китеш булып санала. Бу хакта NASAның фәнни вазифа башкару идарәсе җитәкчесенең беренче ярдәмчесе, элеккеге астронавт Джон Грансфилд белдерде.

«Без Европа космос агентлыгын модульнең кометага уңышлы төшеп утыруы белән котлыйбыз”,-дип билгеләп үтелә АКШның космос ведомствосы матбугат хезмәте тараткан мөрәҗәгатьтә.

Грансфилд сүзләренчә, бу хәл халыкара хезмәттәшлек тарихында зур вакыйга булып тора, чөнки очу аппараты бортында NASA приборлары да бар. Америка ведомствосы белгечләре алар ярдәмендә планеталар төше турында мәгълүмат алырга җыеналар, шулай ук анда су билгеләрен табу турында да хыялланалар.

NASA вәкилләре кометадан алынган хәбәрләр бөтен кешелек өчен зур хәзинә булыр дип ышана.

“Кояш системасындагы комета һәм астероид сыман кече җисемнәр аларның ничек барлыкка килүен аңларга һәм тикшеренүләрне киләчәктә дә дәвам итәргә булышыр”,-дип нәтиҗә ясаган Джон Грансфилд.

12 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 18 сәгать 35 минутта Philae модуле Rosetta исемле Европа зондыннан аерылып китеп, 67Р/Чурюмов-Герасименко кометасына төшеп утырды.

Бу эш Җирдән 500 миллион чакрымнан артык арада башкарылуы белән дә мөһим. Philae модуле космик киңлекне өйрәнү тарихында комета өслегенә барып ирешкән тәүге тикшеренү аппараты булып тора.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе