
21 майда Казанның Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәте “Изге Болгар җыены”на бару өчен “Ярдәм” мәчетеннән махсус автобус оештырырга ниятли.
Әлеге район мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп узганча, бу исемлеккә беренче чиратта өлкән кешеләр кертеләчәк. Бу исемлек “Ярдәм” мәчетендә төзеләчәк.
Исегезгә төшерәбез: быелгы “Изге Болгар җыены” 21 майда үткәреләчәк. Бу көнне анда төзелә башлаячак Болгар Ислам академиясенә нигез ташы салыначак.