Киләсе елда Татарстанда бәрәңге эшкәртү заводы ачылачак

2016 елда Татарстанда бәрәңгене тирәнтен эшкәртү заводы ачарга планлаштыралар.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 28

2016 елда Татарстанда бәрәңгене тирәнтен эшкәртү заводы ачарга планлаштыралар. Яңа предприятиене чимал белән кече хуҗалыклар тәэмин итәчәк.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ТР ның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Марат Әхмәтов, уңай һава шартлары кырларда авыл хуҗалыгы эшләрен башкару мөмкинлеге бирә, аерым алганда, шикәр чөгендере һәм бәрәңге уңышын җыеп алу турында сүз бара, дип билгеләп үтте.

Бүгенгә 26,5 мең га мәйданнан шикәр чөгендере алынган, бу барлык уңышның 45 процентын тәшкил итә, дип белдерде министр. ТР буенча гектарыннан 343 центнер уңыш чыкканда, миллион тонна чамасы продукция алынган.

Быел Татарстан заводлары тәүлегенә 15 мең тоннадан артык шикәр чөгендерен эшкәрткән, дип ассызыклады Марат Әхмәтов. "370 мең тонна чимал эшкәртелгән, 50 мең тонна шикәр җитештерелгән, бу, узган елга караганда, 2 тапкырга күбрәк", - дип билгеләп үтте ул.

Нурлат шикәр заводы яхшы күрсәткечләргә ирешә. Бүген предприятие тәүлегенә 2,5 мең тоннадан артык продукция җитештерә.

Марат Әхмәтов бәрәңге уңышын җыю темплары турында сөйләде. Быел бәрәңге утыртылган мәйдан 30 процентка күбрәк. Бүгенгә 7,9 мең га мәйданнан "икенче икмәк" алынган, бу - 84 процент.

"Республика тарихында беренче тапкыр гектарыннан уртача уңыш 200 центнердан артып китте, ягъни 235 центнер тәшкил итте. Авыл товар җитештерүчеләренә ярдәм итүдә сугару системалары һәм техника белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар зур роль уйнады", - дип ассызыклады министр.

Соңгы 2 елда республикада бәрәңге һәм яшелчәләрне юу, капларга тутыру буенча заманча комплекслар эшли. Бу ТР сәүдә челтәрләрен сыйфатлы республика продукциясе белән тулысынча тәэмин итү мөмкинлеге бирә, диде Марат Әхмәтов.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе